Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Бакырчы» (Бакрчи) ҖЧҖендә республика программасы буенча ике сыер абзарына капиталь ремонт ясала

2017 елның 20 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының «Бакырчы» (Бакрчи) ҖЧҖендә терлекчелек продукциясен җитештерү темплары арта. Монда 128 баш асвым сыеры бар, аларны машина белән сыер саву осталары Әлфинур Фазлыева, Гүзәл Рәшитова һәм Эльвира Нигъмәтуллина карый. «Кайбер сыерлар көнгә 14әр килограмм сөт бирә, ә кайсылары 25әр килограмм да бирә. Тагын таналар алып, сыерлар рәтен яңартасыбыз килә, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров. – Фермада эшләр мөмкин кадәр механикалаштырылган. Алдагы кышка азыкны җитәрлек итеп әзерләдек. Хәзерге рационга күбрәк сенаж һәм фураж кертелә».

Бүгенге көндә хуҗалыкта республика программасы буенча 100 һәм 200 башка исәпләнгән ике сыер абзарына ремонт ясала. «Әлегә ремонт эшләре бара, кыен, әлбәттә, әмма коллектив бик дус, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр, кышны яхшы нәтиҗәләр белән чыгарбыз дип уйлыйбыз», – диде ферма мөдире Әдип Җәббаров. Аның әйтүенчә, киләсе елда монда тагын бер терлекчелек бинасын ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International