Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районыннан КФХ башлыгы грант акчаларын хуҗалыкның матди-техник базасын үстерүгә тотачак

2017 елның 21 октябре, шимбә

Фәргать Вәлиев крестьян-фермер хуҗалыгы – Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында динамикалы үсә торган хуҗалыкларның берсе. Фермер районда беренчеләрдән булып кыр эшләрен төгәлли, шактый яхшы уңыш җыя һәм сыйфатлы терлек азыгы әзерли. Бүген хуҗалыкта 300 башка якын эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 100 баш сыер, һәркөнне 1 тоннадан артык сөт савыла. Крестьян-фермер хуҗалыгында 9 кеше эшли. 2016 елда фермада сөтүткәргеч урнаштыралар, бу сыер савучыларның эшен күпкә җиңеләйтә.

Быел Фәргать Вәлиев «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2,8 млн. сум грант откан. «Грант акчаларына һәм үземнең акчаларны өстәп, “МТЗ-82” тракторы, ТСН-160 транспортеры, азык өләшү агрегаты, терлек азыгы әзерләү өчен универсаль ваклау комплексы сатып алачакмын, – дип сөйләде фермер. – Тагын ЖВП-4.9 тагылма ургычына да акча калырга тиеш әле. Бу агрегат терлекләргә азык әзерләгәндә яшел печән чаптыруны, аны печәнгә һәм сенажга җыюны шактый җиңеләйтәчәк».

Искәртеп үтәбез, Татарстанда “КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», “Яшь фермерларга ярдәм” программаларын гамәлгә ашыру барышында 6 ел эчендә 821 КФХ грантлар алдылар, аларның суммасы 1,6 млрд. сум чамасы. Яңа Чишмә районында 45 млн. сумга якын 33 грант алынган. Грантларның күпчелек өлеше район үзәгендә – 9 грант, Шахмай, Зирекле, Ленино һәм Акъяр авыл җирлекләрендә – 3-4 грант.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International