2017 елның 28 октябрендә Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Ачык ишекләр көне узачак.
Бу көнне мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары югары уку йорты җитәкчеләре белән очрашалар, академиянең белгечлекләр юнәлешләре, факультетлары һәм кафедралары белән таныша алалар, 2018 елда уку йортына керү үзенчәлекләре белән танышачаклар.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, Себер тракты, 35 йорт, Н. Э. Бауман ис. КДВМАның төп бинасы (актлар залы). Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2739646 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.