Министрлыкта Казахстан компанияләре вәкилләре белән очрашу узды

2017 елның 17 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казахстан компанияләре вәкилләре белән очрашу узды. анда министрның ярдәмчесе Илья Спиридонов, азык-төлек базарын үстерү башлыгы Ренат Сөләйманов, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов, Россия Федерациясендә Казахстан Республикасы Сәүдә вәкиллегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе киңәшчесе Гибрат Кайреденов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов һәм башкалар катнашты.

«Татарстанга Казахстан Республикасы делегациясе килде. Аның составында 30 компаниядән җитәкчеләр һәм белгечләр бар. Аларның программалары бик тыгыз, министрлыклар вәкилләре һәм эшкуарлар белән төрле очрашулар планлаштырылган», – диде Гибрат Кайреденов.

Аннары Казахстан компанияләре вәкилләре чыгышлар ясадылар. «ЭкоФармИнтернейшнл» ТОО директоры урынбасары Нурмахан Таласов предприятиенең төп эшчәнлек юнәлеше турында сөйләде. Предприятие медицина юнәлешендәге әйберләрне, эре мөгезле терлекләр канын җыю һәм саклау өчен пробиркалар да җитештерә. «Җитештерүнең 93 %ы локальләштерелгән, ә җитештерелгән продукция сыйфаты буенча европалылардан калышмый», – диде Нурмахан Таласов.

«AQUA ALLIANCE» ТООның маркетинг һәм сәүдә бүлеге башлыгы Дмитрий Медведев, компания 2013 елда оешкан иде, диде. Аның юнәлеше – карп, мәрсин һәм керкә (осетр һәм форель) балыклары өчен экструдицияле катнаш азык әзерләү. «Сәнәгать масштабында азыкны соңгы ике елда җитештерәбез, аларны Казахстанга һәм Россия Федерациясе төбәкләренә җибәрәбез», – дип өстәде ул.

Очрашу азагында анда катнашучылар алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International