28 февральдә “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” X Республика конкурсы узачак

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 28 февралендә «Иминлек. Элемтә. Интернет» XXII форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч” X Республика конкурсы узачак. Аны Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе оештыра.

Конкурста юридик затлар һәм физик затлар вәкилләре катнаша ала. Конкурста катнашу өчен 2018 елның 1 февраленә кадәр Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясенә түбәндәге электрон адрес буенча заявка җибәререгә кирәк: maot.kazan@mail.ru яисә факс буенча: 8 (843) 526-60-41, 519-62-47.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8 (843) 520-79-63, 519-62-47 телефоннары аша белешергә мөмкин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International