Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖендә терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәйтелгән семинар-киңәшмә узды. Чарада район башлыгы Рәмис Сафиуллов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Гарипов, идарә белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, район хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә төп мәсьәлә буларак шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрнең үсеш динамикасы каралды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сүзләренә караганда, моның өчен авыл кешеләренең эшләү активлыгын күтәрергә, аларның һәркайсы белән аерым эшләргә кирәк.

Киңәшмә барышында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Рәмис Гарипов шулай ук яшь бозаулар үстерү һәм аларны ашату юнәлешендәге мәсьәләләргә дә тукталды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Николай Кудряшов катнашучыларны хуҗалыкларда 2018 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау күләмнәре белән, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауның барышы белән таныштырды. Чыгышының азагында ул ашлык сортларын алмаштыру өчен бөртекле культураларның яңа сортларын сатып алу һәм җирләрне биологияләштерү буенча тәкъдимнәр кертте.

Семинарның теоретик өлеше Кече Әтрәс мәдәният йортында узды. Авыл хуҗалыгы оешмаларында, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекчелек эшенә анализ белән районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе идарәсе башлыгы Ринат Хәкимов чыгыш ясады.

«Районда эре мөгезле терлекләр саны 2016 ел белән чагыштырганда 102 процентка кадәр арткан, тулаем сөт савымы - 106 процентка», – диде Ринат Хәкимов.

Савым буенча алдынгылар рәтендә: «Сафиуллова Р.Г.» КФХ (7326 килограмм), «Бакырчы» ҖЧҖ (6514 кг) һәм «Яңа юл» ҖЧҖ /«Заһидуллин Р. М.» КФХ (6226 кг). Монда хуҗалыклар җитәкчеләренең матди-техник базаны җайланмалар белән тәэмин итү, терлпекчеләр өчен хезмәт шартлары тудыру буенча уйлап эш итүләре мөһим роль уйный. Сөт продукциясенең сыйфаты да даими тикшереп торыла.

Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар “Нур” агрофирмасы” ҖЧҖенең ашлык складында булдылар, анда 2017 ел бодай һәм арпа уңышының элиталы орлыклары саклана.

“Нур” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев ике мең тоннага якын сатыла торган бөртекле һәм кузаклы культуралар булуы турында хәбәр итте. Сортлар җирле шартларга җайлашкан һәм, дөрес технология кулланганда, алардан яхшы уңыш алып була.

Семинар азагында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов 2018 елга терлекчелек һәм игенчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм машина-трактор паркының матди-техник базасын ныгыту һәм яңарту буенча бурычлар билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International