Менделеевск шәһәрендә быел агропарк төзүне планлаштыралар

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Менделеевск муниципаль районы башлыгы КФХ хуҗалыклары башлыклары белән очрашуда агросәнәгать паркы эшендә катнашу өчен кулланучылар кооперативын төзү турында фикер алыштылар.

Быел Менделеевск районында агросәнәгать паркын төзү планлаштырыла. Бу хакта район җитәкчесе Валерий Чершинцев фермер хуҗалыклары башлыклары белән очоашуда игълан ите.

Очрашу агросәнәгать паркын эшләтү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын төзү мәсьәләсенә багышланган иде.

«Без Менделеевскида эшләргә теләге булган кешеләргә ярдәм итәргә әзер. Агросәнәгать паркы – җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең товарларын сату өчен зур мөмкинлек. Өстәвенә без ТОСЭР статусын алуга теләк белдердек, бу исә эшкуарлар өчен шактый өстенлекләргә юл ача», – диде Чершинцев.

Район башлыгы агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясен урнаштыру, җитештерү һәм эшкәртү өчен, шулай ук авыл хуҗалыгы мәнфәгатьләрен тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудыралачагы турында әйтте. Аерым алганда, мәйданчыкта сөт, сөт продуктлары, яшелчә һәм ит мәйданчыклары, шулай ук сәүдә заллары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International