Марат Әхмәтов: «Нәсел предприятиеләре гади хуҗалыклар өчен үрнәк булырга тиеш»

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының “Элита” ДНП” АҖ базасында “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУның йомгаклау коллегиясе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Биотехнологияләр һәм эмбрионнар трансплантацияләре» коммерциягә карамаган нәсел предприятиесе” ҖЧҖ президенты, директорлар советы рәисе Андрей Журавлев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, районнарның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәдзәре башлыклары, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны Марат Әхмәтов сәламләде. «Сез сөт терлекчелегенең коплекслы эшен үрнәк итеп күрсәтергә тиеш, – диде министр, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. – Нәкъ менә сездән өйрәнергә тиешләр башка авыл хуҗалыгы оешмалары. Сезнең дәрәҗәгә җиткәч, алар инде чит ил тҗрибәсен өйрәнә алачаклар».

«Элита» ДНП” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов чыгыш ясады. Ул ясалма орлыкландыру эшенең куелышы турында сөйләде. «Элита» ДНП” АҖ бу юнәлештә 40 елдан артык эшли инде. Эшчәнлек бездә 4 юнәлештә алып барыла. Иммунногенетик экспертизасы лабораториясе, сөт сыйфатына селекция контроле лабораториясе эшли», – диде ул.

Учреждениенең 2017 елгы эшенә йомгаклар турындагы нотык белән “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады.

Киңәшмгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов йомгак ясады. «Министрлыкның коллегия утырышында мин Кукмара районының Вахитов ис. АХҖКын мисал итеп китергән идем. Хуҗалыкның үз территориясендә ниндидер эре эшкәртү производствосы да юк, әмма үз эшчәнлегендә югары уңышларга ирешә. Менә шундый уңай тәҗрибәгә юнәлеш тотарга һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруны хәл итү юлларын эзләргә кирәк», – диде ул.

Министр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан һәр литр сөткә субсидия бирү өчен 1 млрд. сум акча бүленүе турында карар кабул ителүе турында әйтте. «Сатылган сөткә субсидия бирү бу елның мартында башлана», –диде Марат Әхмәтов.

Утырыш азагында республика нәсел хуҗалыкларының алдынгыларын бүләкләү тантанасы булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International