Татарстанда Россия Федерациясендә беренче аквакультура кластеры проекты гамәлгә керү дәрәҗәсендә

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Казанда «Россия осетр балыгы» IV фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Конференция эшендә Федераль балыкчылык агентлыгы җитәкчесе урынбасары Василий Соколов, Осетрчылар берлеге президенты Александр Новиков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасында аквакультураның торышы турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Татарстанның балык хуҗалыгы реестрына Куйбышев сусаклагычы акваториясе – 280 мең га, Түбән Кама сусаклагычы – 90 мең га, Зәй – 2 мең га, күлләр – 700 га, елгалар – 250 га, 580 га ачык һәм 225 га балыклар җибәрелгән буалар керә.

«Балык җитештерү һәм сату белән 5 хуҗалык шөгыльләнә – “Арча балык хуҗалыгы” ҖЧҖ, “Кайбыч балык хуҗалыгы” АҖ, “Үшнә” балык хуҗалыгы” ААҖ, “Дымка” балык хуҗалыгы” ҖЧҖ һәм “Зәй балык хуҗалыгы” ҖЧҖ. Шулай ук төрле оешу-хокукый рәвештәге 60 хуҗалык субъекты, шул исәптән шәхси эшкуарлар һәм КФХлар бар”, – дигән мәгълүмат бирде Нәҗип Хаҗипов.

Нәҗип Хаҗипов Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә республика бюджетыннан балык үрчетү материалы сатып алуга чыгымнарны каплауга (гомуми чымнардан 40%) Татарстан Республикасы бюджетыннан нинди субсидияләр бирелергә тиешлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International