Казанда татар авыллары эшкуарларының VII Бөтенроссия җыены ачылды

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда татар авыллары эшкуарларының VII Бөтенроссия җыены узды. Чарага Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән 750ләп кече һәм урта бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре җыелды.

Форум кысаларында Министрлыкта «Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларны үстерү» темасына секция утырышы узды. Анда крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси хуҗалыкларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү буенча дәүләт программларын гамәлгә ашыру турындагы нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады. «Безнең республикада авыл җирендә миллионга якын кеше яши, – диде Ришат Хәбипов. – 500 меңләп хуҗалык бар. Авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру өчен Татарстанда берничә программа эшли, “Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы законы гамәлгә ашырыла».

Министр урынбасары «Эш башлаучы фермерларга ярдәм», «Крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» һәм «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программаларында катнашу шартлары турында сөйләде. «Быел сөт һәм эре мөгезле терлек итен җитештерү белән шөгыльләнергә теләүче фермерлар өчен грант күләме 10 миллион сумга кадәр артты, яңа эш башлаучыларга – 3 миллионга кадәр», – дип хәбәр итте Ришат Хәбипов.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең тагын бер мөһим юнәлеше – сөтчелек юнәлешендә кече фермалар төзү программасы. Аның кысаларында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар терлек биналарын төзүгә тоткан чыгымнарның бер өлешенә субсидия алалар. Кече ферма төзү өчен субсидиянең иң чик күләме - кимендә 8 сыер асраучыларга 200 мең сум бирелә, кимендә 5 сыер тотучыларга – 120 мең сум.

Тагын бер ярдәм юнәлеше – товар һәм нәселле таналар сатып сатып алуга чыгымнар өлешен кайтаруга субсидияләр бирү карала, дип өстәде министр.

Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга - савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучыларга бер мәртәбәле субсидия бирү турында Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан карар кабул ителүе турында да әйтте Ришат Хәбипов «Бер сыерга - 2 мең сум исәбеннән, ике сыер асраучыларга - 3әр мең сумнан, өч һәм анна күбрәк булса – 4әр мең сум исәбеннән түләнә, ә кәҗә асраучыларга бер башка - 1 мең сум исәбеннән.», –диде ул.

Җитештерелгән продукцияне сату өчен Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Шулай ук республика башкаласында чатыр корылган ярминкәләр эшли.

Иртәгә, 2 мартта, татар эшкуарлары Әлки районына барачаклар, анда алар татар авылының комплекслы үсеше һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш тәҗрибәсе белән танышачаклар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш шимбә көнне, 3 мартта, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International