Министрлыкта Татарстанның фермерлар, шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVIII съезды узды

2018 елның 2 марты, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасының фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XVIII съезды узды. Съезд эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, «ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров, фермерларның район ассоциацияләре рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.

«ТР АПКсында аграр икътисадын үстерү – крестьян хуҗалыкларының һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының керемлелеген артттыру юллары” темасына төп нотык белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе рәисе Камияр Байтемиров чыгыш ясады. Аның нотыгыннан күренгәнчә, узган ел барлык категория хуҗалыклары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме у 256 млрд. сум тәшкил иткән, чагыштырма бәяләрдәге үсеш – 5,2%.

«Иү күп үсеш крестьян-фермер хуҗалыкларында – 22%, – диде Камияр Байтемиров. – Бөтенроссия авыл хуҗалыгы белешмәләре буенча, КФХ – соңгы 10 елда сыерлар санын арттыручы бердәнбер сектор. Моның нигезен гаилә фермалары тәшкил итә. Бүген аларның саны 1205кә җитә, тагын 104 шундый объект төзелү стадиясендә. Гаилә фермаларында 200 мең гектар җир исәпләнә, аларда 3 меңнән артык кеше эшли. Аларда 50 меңнән артык эре мөгезле терлек, 29 мең кәҗә һәм сарык, 4 мең ат, 4 мең дуңгыз, 2,7 миллионга якын кош-корт, 3,7 умарта күче бар».

Камияр Байтемиров сүзләренә караганда, Татарстанның фермерлар һәм шәхси хуҗалыклары ассоциациясе кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. «Бүгенге көндә без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы катнашында, кооператив институты һәм КФИТУ (КНИТУ) белән берлектә Балык Бистәсе районының “Олы Елга” СПСС(Т)ПК базасында студентларны стажировкалауны оештыру буенча эш алып барабыз», – диде ул.

Аннары районнарның фермерларның район ассоциацияләре рәисләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары рәисләре чыгышлар ясадылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов крестьян-фермер хуҗалыкларының, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының, шәхси хуҗалыкларның эшен уңай бәяләде.

«Без сезнең белән даими очрашып торабыз, шулай иткәндә, гомуми проблемаларны аңларга да, аларны хәл итү юлларын эзләргә дә җиңелрәк, – диде ул, съездда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Министр, бүгенге съезд – терлекчелек һәм үсемлекчелек җитештерүендә тәҗрибә алмашу өчен нәтиҗәле мәйданчык, диде.

«Без дәүләт ярдәме күрсәтүдә елдан-ел камилләшергә тырышабыз. Ел саен диярлек 2 миллиард сумга якын акча бүленә, аның күпчелек өлеше өч программага җибәрелә: “Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү”, “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү”, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Даими аралашып тору төрле вариантлар табарга ярәм итә. Безнең республикада аерым авыллар бар, мәсәлән, Буа районында Аксу авылы, анда барлык хуҗаплыклар да кишер үстерәләр. Мондый очракта, барлык уңышны җыя, төргәкли һәм сату юлларын таба торган микрокооператив булырга тиеш».

Министр әйтүенчә, сәүдә челтәрләренә чыгу – бу продукцияне сатуның бердәнбер юлы түгел. «Безгә фермерлар Ассоциациясе белән бергә авыл җирлегендә агросәнәгать парклары буенча логистика булдырырга кирәк. Моңа барлык фермерларны, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларны, кооперативлар рәисләрен дә җәлеп итәргә кирәк», – дип, басым ясады Марат Әхмәтов.

«Сезгә фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Без, бергә, бер тату гаилә булып эшләп, 2018 елдагы кыенлыкларны да җиңеп чыга алырбыз дип ышанам», – диде министр чыгышының азагында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International