Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында игенчелекне биологияләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында игенчелекне биологияләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов һәм Илдус Габдрахманов, «Госсорткомиссия» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Вагиз Минһаҗев, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, ТатНИИСХ директоры Марсель Таһиров, «Татарский» ЦАС» ФДБУ директоры Әнәс Локманов, КДАУның фәнни эш һәм инновацияләр буенча проректоры Айрат Вәлиев, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Җирләрне биологияләштерү буенча эшләнә торган программа турындагы нотык белән министр урынбасары Илдус Габдрахманов һәм Казан дәүләт аграр университетының гомуми игенчелек, үсемлекләрне яклау һәм селекция кафедрасы мөдире Радик Сафин чыгыш ясадылар. Программаның максаты – игенчелктә тукландыру элементларының уңай балансына ирешү, птуфракның уңдырышлылыгын һәм үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру. Программаны гамәлгә ашыру 2018-2022 елларга исәпләнә. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре климат шартларына бәйсез рәвештә мул уңыш алуга ирешәчәкләр, ә продукциянең үзкыйммәте 12-15%ка кимиячәк, дип көтелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасын хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International