Рөстәм Миңнеханов: республиканың һәр районында кулланучылар кооперациясе системасын киңәйтергә кирәк

2018 елның 17 марты, шимбә

2017 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге – Татпотребсоюз – эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов чыгыш ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Мәхмүт Фәттахов хәбәр иткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча Татпотребсоюз тарафыннан халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 23 млрд. сум тәшкил иткән – үткән елның шушы чорына карата 112%. 2013 елга карата  1,6 мәртәбә үсеш. Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге зур ярдәм күрсәткән. Аерым алганда, район үзәкләреннән ерак урнашкан торак пунктларга беренчел кирәкле товарларны илтеп җиткерү чыгымнары 60 млн. сум күләмендә кире кайтарылган, «Авыл кибете» программасы буенча 53 комплекслы хезмәт күрсәтү пункты төзелгән, алар 11 мең авыл кешесенә хезмәт күрсәтә.

Татпотребсоюз идарәсе рәисе сүзләренчә, бүген Кайбыч, Әлмәт, Актаныш, Алексеевск, Буа, Тәтеш һәм башка районнарның кулланучылар оешмалары авыл халкына хезмәт күрсәтү буенча үз эшчәнлекләрен уңышлы алып баралар. Шул ук вакытта кайбер районнарда күрсәткечләр артка калып бара. Шул исәптән – Чирмешән, Лаеш, Әгерҗе һәм Минзәлә районнары. Зеленодольск районында кулланучылар кооперациясен торгызу мәсьәләсе әлегә кадәр хәл ителмәгән.

«Без күрсәткән хезмәтләр арасында әзерләү эшчәнлеге аерым урын алып тора. 2017 елда ул 8,3 млрд. сум тәшкил иткән, ягъни һәр товар хуҗалыгыннан 24 мең сумлык продукция», - диде Мәхмүт Фәттахов.

«Безнең җитештерү предприятиеләре авыл кешеләрен үз продукциясе белән тәэмин итүгә мөмкин кадәр өлеш кертә, әмма ваклап сату структурасында ул әлегә 30 процент кына тәшкил итә, куелган бурыч – 35 процент.

Уңышлы җитештерү предприятиеләре арасында – Бөгелмә, Буа, Зәй һәм Алексеевск райполары.

«Быел Татпотребсоюз райполар эшчәнлегенә җитди анализ ясаудан башлады. Районнарның кулланучылар коперативларын үстерү буенча, икътисадый нәтиҗәлелекне исәпкә алып, җитди чаралар билгеләнде», - диде Мәхмүт Фәттахов.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кулланучылар кооперациясе бүген мөһим мәсьәләләр хәл итә, илдә башка шундый структура юк. Республика районнарында кулланучылар кооперациясе системасына ярдәм күрсәтергә һәм аларны үстерергә кирәк, дип белдерде ул.

«Һәр районда шундый тулы канлы структура булдыру бурычын куярга кирәк. Ул мөһим функцияләр башкара. Кулланучылар кооперациясе кайбер социаль мәсьәләләрне дә хәл итәргә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу юнәлештә эшне активлаштырыга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International