Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан чимал сатып алу күләмен арттыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан чимал сатып алу күләмен арттыру мәсьәләләрен карадылар. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Киңәшмәдә министр урынбасарлары Николай Титов, Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары. се специалисты Минсельхозпрода РТ, начальники районных управлений сельского хозяйства и продовольствия, сөт эшкәртүче предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов, илдә сөт базарындагы вәзгыять гади генә түгел, диде. Үз чыгышында ул сөт җитештерүче предприятиеләр җитәкчеләренә үз күрсәткечләрен кабат карарга һәм сөт җитештерүне табышлы итү юлларын табарга кирәклегенә басым ясады, шул исәптән чимал белән тәэмин итүгә озак сроклы шартнамәләр төзү юлы белән дә.

Аннары сөт җитештерүче предприятиеләр вәкилләре чыгыш ясадылар, алар сөт сатып алу шартлары турында сөйләделәр.

«Данон Россия» АҖенең “Волга-Юг” төбәге сөт сатып алулар буенча директоры Ольга Батаева Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән, шул исәптән Чирмешән муниципаль районының «Илхан» ҖЧҖ һәм Биектау муниципаль районының «Әсән» ҖЧҖ белән, хезмәттәшлек итүләре турында сөйләде. Ул озак сроклы контрактлар төзүгә тукталды.

«Кулон» ЯАҖ финанс директоры Алексей Лонщаков «Данон» АҖ белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән таныштырды. «Без сөйләшүләргә вакыт сарыф итмибез, безгә бәяләрне төшерү турында көтелмәгән гаризалар да керми һәм түләү ягыннан да проблема юк, – диде ул. – Без еллык контрактлар белән эшдәргә тәкъдим итәбез, чөнки бу табышны фаразлауга ярдәм итә».

«Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ генераль директоры Александр Габдрахимов предприятиене модернизацияләү планнары турында сөйләде. Комбинатта продукция 2017 елның 18 сентяберндә җитештерелә башлаган. Предприятиедә 400 кеше эшли, көнгә эшләнмәләр күләме 150 тонна тәшкил итә. Продукция Россия Федерациясенең 10 субъектында сатыла. «Бу елның декабрендә без тәүлеккә 500 тонна сөт эшкәртүне планлаштырабыз, 2019 ел азагына – 750 тонна, 2020-2021 елларга тәүлеккә 1000 тоннага кадәр җиткерүне планлаштырабыз», –диде ул.

Аннары «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова холдингның һәм сөт комбинатының эшчәнлеге турында сөйләде. План буенча, заводта һәркөнне 210 тонна чимал эшкәртеләчәк һәм 180 тонна әзер продукция чыгарылачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Меркурий» ФДМС (ФГИС) эшенә тукталды. Бу мәгълүмати система дәүләт ветеринария күзәтчелегендә торучы йөкләрне электрон сертификацияләү, аларның Россия Федерациясе территориясе буйлап йөрүен күзәтеп тору өчен билгеләнә. 2018 елның 1 июленнән ветеринариянең электрон йөртү документларын «Меркурий» ФДМСта рәсмиләштерүнең мәҗбүри булуын да искәртеп узды ул.

Киңәшмәгә Марат Әхмәтов йомгак ясады. «Әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, тагын бер кат шуны әйтәсем килә, безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләребездә сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен эчке резервлар җитәрлек», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International