«ТР Аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУдә умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды

2018 елның 25 мае, җомга

Кичә, 24 майда, «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ базасында   умартачылыкны  үстерү мәсьәләләре буенча республика  семинар-киңәшмәсе  узды. Чарада  учреждениенең территориаль бүлекчәләренең һәм Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясенең белгечләре  катнашты.

Семинар-киңәшмәне «ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директоры   Рәшит Сафиуллин ачты. Төп нотык  белән аның  урынбасары    Фәрит Вәлиуллин чыгыш  ясады, ул   Татарстанда  умартачылыкны  үстерү  перспективалары  турында  сөйләде. Аның  сүзләренә караганда,  республикада  умартачылыкны  үстерү  өчен уңай  табигый һәм икътисадый   шартлар  җитәрлек,  Татарстан   табигый  баллы  авыл хуҗалыгы   болынлыклары бирә  торган азык базасына да  бай. Республика   умартачылык  динамикалы  үсә торган   төбәкләргә керә.

«ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ умарталардан  комплекслы  файдалану юнәлешендә алдынгы  технологияләрне гамәлгә кертү  буенча  чараларны  актив  башкара.   Республика умарталыкларында  гадәти продукциядән – бал һәм балавыздан  тыш, умарта аналары, серкәләр, перга һәм чыршын (прополис) җитештерү белән дә шөгыльләнә.

«ТР Аквакультура һәм умартачылык  идарәсе» ДБУ генераль директорының  беренче  урынбасары   Ринат Нәбиуллин үз чыгышында  умарталар авыруларын  профилактикалау  һәм дәвалау, шулай  ук  умарталарны, умарта  аналарын, дару  препаратларын һ.б. продукцияне Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән     кайтарганда һәм сатканда була  торган  хокук бозулар  мәсьәләләренә тукталды.   

Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясенең  Авыл хуҗалыгы  терлекләренең  генетикасы селекциясе кафедрасы  доценты   Алексей Муньков катнашучыларны  бал  кортлары  авыруларын профилактикалау һәм дәвалау чаралары белән  таныштырды, нәтиҗәле  дару    препаратлары  турында  сөйләде.

Семинар-киңәшмә барышында  шулай  ук умарталыклар   территорияләренә куела  торган  таләпләрнең үтәлеше, умарталарны пестицидлар  белән агуланудан  яклау чаралары турындагы  һ.б. мәсьәләләрне карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International