«Россельхозбанк» АҖенең Татарстан филиалы төбәк АПКсын финанслауга ел башыннан алып 7 млрд. сум акча бирде

2018 елның 25 мае, җомга

2018 елның  1 маена  булган  белешмәләр буенча,   «Россельхозбанк» АҖенең Татарстан  филиалы  авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә чәчү  эшләрен  башкаруга    6,8 млрд. сум акча бирде, бу  узган  елның  шушы  чорыа караганда  2 мәртәбә күбрәк. Шул  исәптән   5,7 млрд. сум АПК предприятиеләрен  ташламалы  кредитлау  программасы   кысаларында  бирелде. 

Төбәк базарында филиалның сезонлы эшләрне ташламалы кредитлау  өлеше    55% тәшкил итә. Гомумән алганда, бу  елның  4 аенда  агросәнәгать комплексын  финанслауга   банк   7,1 млрд. сум  акча бирде.

«Аграрийларга ярдәм күләмен арттыруга  ирешү    авыл хуҗалыгы  тармагын үстерү, шул  исәптән  импортны  алыштыру процессларын  арттыру һәм дәүләт ярдәме  механизмнарын  гамәлгә кертү нәтиҗәсендә  мөмкин булды», – диде    филиал  директоры Ләлә Кудермәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International