ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 5 айда 530,2 мең тонна сөт һәм 164,4 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  терлекчелек тармагының 2018 елдагы  4 айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.  Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары   Нәҗип    Хаҗипов    үткәрде.  Киңәшмәдә районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.  

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип    Хаҗипов  ачты. Ул катнашучыларны  Татарстанда  терлекчелек тармагының  2018    елның  5 айлык  эшенә йомгаклар     белән  таныштырды. 2018 елның  1 июненә республиканың   авыл хуҗалыгы  предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында  эре мөгезле терлекләр  саны   728,5 мең   баш   тәшкил итә, шул    исәптән  савым  сыерлары   – 243,5 мең  баш.   Шул чорда   530,2 мең тонна  сөт җитештерелгән  (узган елның   шушы   чорына карата 102%), 164,4 мең   тонна  терлек    ите  һәм  кош  ите  җитештерелгән   (103%).

Нәҗип Хаҗипов чыгышыннан  күренгәнчә, узган   елга караганда   терлекләр  санын   арттырган  районнар  арасында:    Балтач,  Саба,  Зеленодольск,  Кукмара,  Әтнә,  Чүпрәле районнары.  Терлекләр санын  киметкән районнар арасында: Әгерҗе,  Мөслим, Чистай, Алексеевск,  Ютазы һәм Бөгелмә  районнары.   

«Май аенда  сөт җитештерү буенча  уңай  динамика тәэмин итүчеләр:  Зеленодольск, Югары  Ослан, Лениногорск, Әлмәт һәм  Мамадыш муниципаль районнары,  – дип хәбәр итте министр урынбасары. – Шул  ук  вакытта    Чистай,  Бөгелмә, Кайбыч һәм Мөслим районнары  күрсәткечләре  бер дә сөендерми».

Чыгышының ахырында  Нәҗип Хаҗипов  28-29 июньдә Лаеш районында узачак   «Татарстанда  кыр көне  – 2018» күргәзмәсе  турында  мәгълүмат бирде. “Аның  будут эре мөгезле терлекләр  үрчетү буенча  технологларның 40 нчыр республика конкурсы һәм нәсел эше  буенча  селекционер-зоотехниклар  конкурсы булача», – диде ул.

Аннары  “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт  авыл хуҗалыгы идарәсе”  башлыгы   Ришат Зарипов һәм  «Хозяин» компанияләр төркеменең  төбәк  вәкиле   Семен Васильев чыгыш ясадылар.  Ришат Зарипов эре мөгезле терлекләр  үрчетү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  эре мөгезле терлекләрне  ясалма орлыкландыру  мәсьәләләренә тукталды.  Семен Васильев катнашучыларны  терлекләрне ашатканда  азык  өләшкечләрнең өстенлеге  турында  сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International