ТР Азнакай муниципаль районында «Иң яхшы сабанчы – 2018» конкурсы узды

2018 елның 8 июне, җомга

Кичә,  7 июньдә, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының  “Тукай” ҖЧҖ  авыл хуҗалыгы базасында «Иң яхшы  сабанчы – 2018»   конкурсы узды. Чарада район башлыгы   Марсель Шәйдуллин, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе  башлыгы  Миргасыйм Усманов,  авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре  һәм белгечләре  катнашты.

Ярышларда  катнашучыларны  район башлыгы  Марсель Шәйдуллин сәламләде. «Бирегә  үз эшенең чын осталары  җыелды.  Туфрак эшкәртү –  авыл хуҗалыгы   культуралары  уңышын  булдыруның  төп факторларыннан  берсе, – диде ул. – Механизаторларыбызның  тырышлыгы  белән  без иң кыска срокларда  язгы  чәчү эшләрен  төгәлли алдык».

Марсель Шәйдуллин игенчеләргә көндәлек  намуслы  хезмәтләре  өчен  рәхмәт белдерде. 

Конкурсның  беренче  өлешендә  механизаторлар  юл хәрәкәте һәм техника иминлеге  кагыйләләренә кагылышлы  сорауларга  җаваплар  бирделәр. Ә аның  практик  өлешендә алар  җир  сөрүдә үз осталыкларын  күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары  буенча  беренче урынны  «Таллы-Бүләк» АХҖКыннан   Илһам Хәсәншин алды. Икенче  урын «Габдрахманов Л.Г.»  КФХыннан   Альберт Гафаровка  бирелде, өченче  урынга  «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖеннән   Ленар  Садыйков чыкты.

Туфракны  әйләндереп салмыйча эшкәртү буенча  ярышта  беренче урынны      «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖеннән   Зиннур Кәримов  алды. Икенче урын     “Тукай” ҖЧҖеннән    Инсаф Мияссаровка бирелде, өченче урынны     «Азнакай» агрофирмасы” ҖЧҖеннән   Рафаэль Аптикаев алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International