Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында сөтчелек юнәлешендә 80 мини-ферма төзелгән

2018 елның 22 июне, җомга

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районында  сөтчелек  юнәлешендә мини-фермалар  төзү программасы  эшли башлаганнан   бирле    80  терлекчелек объекты  төзелгән. «Быел программага  кереп, тагын    21 хуҗалык  төзелеш башлады. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга  район да  ярдәм  күрсәтә.  Элегрәк  керамзит блоклар булса, хәзер  исә   цемент һәм  пиломатериаллар  белән ярдәм күрсәтелә, – диде  район башлыгы  киңәшчесе    Әмир Мөгизов. – Без комиссия   әгъзалары  белән даими рәвештә  хуҗалыкларга чыгабыз,  алардагы  эш барышы белән танышып  торабыз».

Иң күп мини-фермалар Түбән  Каменка авыл  җирлегендә исәпләнә, анда  – 13 объект. Иске Һади   авыл  җирлегендә  12 мини-ферма төзелгән, Лашман авыл җирлегендә  – 11.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International