Чаллыда Кама аръягы районнарының кооператив платформаларын үстерү мәсьәләләре буенча конференция узачак

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

2018 елның  19 июлендә  Чаллыда  Кама аръягы  районнарының   кооператив платформаларын үстерү  мәсьәләләре буенча   конференция узачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  һәм   «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» КТ (компанияләр төркеме) белән берлектә,  фермерларны,   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен,   кооперативларны чарада катнашырга  чакыра.                

Конференция Халыкара кооперативлар   көне  кысаларында, шулай  ук Татарстан Республикасында   авыл хуҗалыгы кооперациясенә ярдәм итү һәм аны  үстерү кысаларында  үткәрелә. 

Чараның  көн тәртибендә уртак   кооператив оештыру һәм гамәлдәге  платформларга    фермерларны  җәлеп итү;  кызыксынучы  фермерлар  һәм  «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» КТ арасында  хезмәттәшлек  турында  килешүне имзалау;   гамәлдәге  фермерлар кооперативларының  эчәнлек  нәтиҗәләрен презентацияләү: уңышлар  һәм проблемалар; фермерларны  һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрне дәүләт ярдәме чаралары  белән таныштыру;   «ЧАЛЛЫ-ИКМӘК» КТ сәнәгать мәйданчыгына «Кооператив өчен  булачак база» экскурсиясе.  

Чара  түбәндәге  адрес буенча  уза: Чаллы  шәһәре, Машина төзелеше ур., 91, IT-PARK бинасы, башлана -  9.00  сәгатьтә. Катнашу өчен  түбәндәге  сылтама буенча теркәлү узарга  кирәк:  https://rt.timepad.ru/event/758937,  йә email: product.tatar@gmail.com буенча  катнашучы  турында  мәгълүмат    (ФИАт.ис., элемтә өчен белешмәләр,  продукция җитештерүче предприятиенең исеме) җибәрергә. Барлык  мәсьәләләр турында  Җирле    җитештерүчеләрнең сату  базарларын  киңәйтү буенча  эшче  төркем вәкилләренә      +79050251307 тел. аша мөрәҗәгать  итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International