Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды

2018 елның 13 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, республиканың барлык хуҗалыклатрында диярлек күпьеллык үләннәрне беренче кат чаптыру тәмамланган. Барысы 600 мең тонна азык әзерләнгән, бу шартлыча бер баш хайванга 10 ц. тәшкил итә.

Хәзер игътибар урып-җыю эшләрен көйләүгә дә юнәлтелергә тиеш. 1,9 млн.гектардан артык мәйданда уңыш җыепаласы бар, шул исәптән бөртекле культуралар - 1,5 млн. га чамасы. Республикада урып-җыю кампаниясенә 3,4 мең ашлык җыю комбайнын җәлеп итү планлаштырыла, шуннан 2 меңгә якыны - югары җитештерүчәнлекле, 1863 – трактор тагылмасы, 1210 – үзйөрешле чапкычлар, 4 меңнән артык – йөк автомобиле. Әмма үзебезнең ресурслар гына җитеп бетми, һәр елны урып-җыю кампаниясенә республиканың механикалаштырылган отрядларыннан һәм башка төбәкләрдән өстәмә рәвештә 200дән артык ашлык җыю комбайны, хосусый йөк ташучылардан, сәнәгать предприятиеләреннән 2,5 мең бер. Йөк автотранспорты китерелә, дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.

Ашлык җыю комбайннары, һава шартлары уңай торганда, тәүлеккә 57 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктыра алалар, диде Николай Титов. 10 июльгә ашлык җыю комбайннарының әзерлеге республика буенча уртача 86% тәшкил итә.

Республикада бүгенге көнгә булган ашлык саклау җайланмаларында бер үк вакытта 4,5 млн. тоннага якын ашлык саклап була: 41 элеватор 2,2 млн. тоннага исәпләнгән, склад хуҗалыкларның ындыр табакларында 2,3 млн. тонна ашлык сакларга мөмкин. Аларда тәүлеккә 180 мең тоналап ашлык киптерергә була.

Николай Титов шулай ук уңыш булдыру буенча күрелә торган чаралар турында да мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта көзге көзге культуралардан тиешле уңыш алу буенча эшләр башкару өчен иң кулай вакыт. Мондый чаралар вакытында күрелмәсә, бу продукциянең чыгышын да, сыйфатын да 20-30%ка киметергә мөмкин, дип билгеләп үтте ул.

Николай Титов, «Россельхозцентр» ФДБУенең ТР филиалы һәм Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшкренү институты ашлыкның тамырдагыдымлылыгын мониторинглауга керештеләр, диде. Көзге культуралар кырларындагы беренче нәтиҗәләрдән күренгәнчә, дымлылык 53-54% тәшкил итә. Ашлык өлгерү барышында дымлылык тәүлеккә 3%ка кадәр кими. Моннан чыгып, шуны әйтергә була, димәк, беренче кырлар июль азагына өлгерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International