Татарстан Республикасының Питрәч районында «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак

2018 елның 28 сентябре, җомга

2018 елның 29 сентябрендә  Питрәч авылы  наратлыгында   «Скорлупино» III Бөтенроссия фестивале узачак.

Фестиваль кунакларын  йомыркалы  гаҗәеп кызыклы  уеннар көтә:    йомырка ыргыту чемпионаты,  әтәчләр  сугышы,   йомырка белән ярышлар, шулай  ук  тагын   бик күп төрле   махсус конкурслар,  аттракционнар  һәм мавыктыргыч уеннар булачак. Бәйрәм  тантанасы «Ак тавык катнашында шоу» костюмлаштырылган парад-карнавал  һәм иң яхшы  артистлар катнашында  театральләштерелгән күркәм риваять  белән ачылачак. 

Россиядә иң зур  учакта  «Пекинча чеби кыздыру” - яңа    гастрономик   рекорд булачак.  Казан  рестораннары  бренд-шеф-пешекчеләреннән йомыркадан  һәм тавык итеннән әзерләнгән төрледән-төрле  тәмле  экзотик  ризыкларны, иң   яхшы фермер продукциясен,  йомырка коктейлен  татып карау  мөмкинлеге  булачак, шулай  ук биюче  пешекчеләрдән шоу көтелә. Йомыркалы  уеннар белән балалар  мәйданчыгы  һәм иң нәни кунаклар өчен  Ско-ко-парк эшләячәк.

Фестиваль –  «Russian Event Awards-2017» вакыйгалы  туризм өлкәсендә   милли Гран-при   премиясенә,    «Милли вакыйга   -2018 года» статусына ия,  «Диво России – 2018» Бөтенроссия видеопрезентацияләр   фестивале,  «Туристик сувенир» конкурсы призеры,   Россиянең туристлык куәтен    Миланда  узган  иң зур «BIT» Европа туристлык  күргәзмәсендә күрсәтте.     

Фестивальгә  керү түләүсез,   фестивальдә  катнашу билетын һәм бәйрәм  лотереясен    алдан  бастырып таратырга  кирәк.    Тулырак  мәгълүмат  белән сайтта  танышырга мөмкин:

  https://vk.com/skorlupino или https://скорлупино.рф

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International