“Татарстанның бакча һәм виноград җимешләре» күргәзмә-ярминкәсендә катнашучылар виноградның 50дән артык сортын алып килгәннәр

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

2018  елның  23 сентябрендә   Казан  дәүләт аграр университетының      Механизация  һәм техник  сервис институты  Укыту-күргәзмә үзәгендә    “Татарстанның   бакча һәм виноград  җимешләре»  күргәзмә-ярминкәсе узды. 

Күргәзмәдә виноград  үстерүчеләрнең  «Казанская лоза»  клубы үз продукциясен алып килгән иде, шулай ук Казан ДАУның Ландшафт дизайны үзәге,  «Дровосек» сәүдә-сервис үзәге,  «Поволжье+» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Күргәзмәдә катнашучылар виноградның 50дән артык сортын, яшелчә, җиләк-җимеш  һәм декоратив үсемлекләр үсентеләрен    алып   килгәннәр  иде. Килүчеләр шулай  ук виноград үсентеләрен  дә сатып алдылар.  

Быел ярминкәгә Казаннан да, Татарстанның  башка районнарыннан да килүчеләр шактый күп  булды. Килүчеләрне безнең җирлектә виноградның шундый күп төрләре үсүе нык гаҗәпләндерде,  алар виноградның  төрле сортларын татып та карый алдылар.   

Виноградның иң яхшы сортлары төрле номинацияләр буенча бүләкләнделәр дә, мәс., иң зур тәлгәш,  иң татлы виноград, мускат сорты,  шәраб  сорты һәм  башка сортлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International