Министрлыкта бухгалтерлык исәбен бердәм үзәкләштерелгән системага күчерү мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Игенчеләр  сараенда  бухгалтерлык  исәбен  бердәм  үзәкләштерелгән  системага  күчерү  һәм авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен  РФ Салым кодексындагы  үзгәрешләр  белән таныштыру   мәсьәләләре буенча    семинар-киңәшмә  узды. 

Киңәшмәне Татарстан  Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат  Хәбипов алып  барды.  Анда   бухгалтерлык  исәбе  һәм  хисаплылык бүлеге  башлыгы  Әнис Закиров  «Барс Групп» АҖ  вәкилләре, Федераль салым хезмәтенең  Татарстан  Республикасы идарәсе  хезмәткәрләре,  муниципаль районнарда  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләренең финанс-икътисад  бүлекләре  башлыклары  һәм  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  баш       бухгалтерлары  катнашты.  

Федераль салым хезмәтенең  Татарстан  Республикасы идарәсе  вәкилләре  2019 елның  1  гыйнварыннан  бердәм  авыл  хуҗалыгы  салымы  (ЕСХН) түләүчеләргә карата  салым  салуның  үзгәрүе  турында  сөйләделәр,  алар өстәлгән бәягә салым (НДС)  түләүчеләр буларак танылалар, шулай  ук  НДС түләү һәм  аны  кайтару, субсидяләр түләү  мәсьәләләренә тукталдылар. 

Киңәшмә  йомгаклары  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган бюджет учреждениеләре  белгечләре  өчен  үзәкләштерелгән исәпкә  алуга  күчү  буенча  укулар  оештыру  һәм  РФ Салым кодексына  кергән үзгәрешләр  буенча  материалларны  барлык  авыл  хуҗалыгы  оешмаларына  җиткерү   турында  карар кабул  ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International