Казанлылар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә «Татмелиорация» ААҖенең һәм «Татагрохим» ААҖенең продукцияскн сатып ала алалар

2018 елның 19 октябре, җомга

Шимбә көнне, 20  октябрьдә,  Казанда һәм Чаллыда,  Зеленодольск  муниципаль    районының  Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек әйберләре сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.

Казанда  ярминкәләр  ярминкә һәм   чатыр мәйданчыкларында оештырыла:   Совет районында ярминкә Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә)  узачак, анда  Балык Бистәсе муниципаль районы  авыл хуҗалыгы   продукциясе  җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин  булачак.

  «Казан» агросәнәгать паркында  20 октябрьдә  «Татмелиорация» ТК” ААҖ ярминкә  оештыра.

Яңа Савин  районында  ярминкә  «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла. Монда Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре була.

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) халыкка үз продукциясен «Татагрохим»  ААҖ тәкъдим итәчәк.

Киров районында  авыл хуҗалыгы продукциясен сату өч мәйданчыкта оештырыла:  «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территория  мәйданчыгында  (Краснококшайский ур., 152/2) Тәтеш муниципаль районы авыл  хезмәтчәннәренең продукциясе булачак һәм   Юдино поселогында  (Юдино пос., Ильич ур., 1)  ярминкә эшләячәк. Чатыр ярминкәсе каршындагы мәйданчыкта (Батыршин   ур., 20) Чүпрәле муниципаль районы җитештерүчеләренең   авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак,

Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә  уза. Биредә  Теләче  муниципаль районы фермерлары үз  продукциясен  тәкъдим  итәчәкләр.

Идел буе районында  «Проспект» сәүдә үзәге янындагы   мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) Алексеевск муниципаль районы  вәкилләренең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе шулай ук Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары  ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта  (Шамил Усманов ур., 1) оештырыла.

Моннан тыш,  авыл хуҗалыгы продукциясен сату   Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский  поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

Шул ук көнне Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында, 16 (“Төзүче” стадионы), «Южный»   агросәнәгать  паркында  (Әхмәтшин ур., 115) һәм Чулман проспекты буенча ипподром  территориясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International