Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 2018 елның 10 аенда ит, сөт һәм йомырка җитештерү күләмнәрен арттырдылар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
«Терлек һәм кош тере үлчәмдә 395 мең тонна үстерелгән, бу узган елның шушы чорына карата 102% тәшкил итә, 1,5 млн тоннна сөт савылган, 1,1 млрд йомырка җитештерелгән, шул исәптән авхз оешмаларында - 879 млн данә. Бу узган елга карата - 120%», — диде Марат Әхмәтов. Республикада 1 ноябрьгә 1 млн.-нан артык эре мөгезле терлек бар, шул исәптән - 351 мең баш сыер.
Әхмәтов үз нотыгында 2018 елның 10 аенда Татарстанда кош-корт санының 1 млн башка кадәр артуын артуын билгеләп үтте, дуңгызлар саны 7,5 сең башка артты. Татарстанда хәтта ноябрь аенда да сөт җитештерү динамикасының сакланып калуын билгеләп үтте министр. «Тәүлек саен авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян - фермер хуҗалыкларында без 3,2 мең тонна сөт җитештерәбез. Бу узган елга караганда 4%ка, ягъни 133 тоннага артык», — дигән статистика китерде Әхмәтов. Сөт җитештерү буенча лидер районнар арасыннан министр Кукмара районын билгеләп үтте - тәүлеккә 230 тонна сөт җитештерәләр, Балтач һәм Әтнә районнарында 200 тоннага якын, в Саба һәм Әлки районнарында тәүлеккә 150 тоннадан артык сөт савалар.
Министр шул ук вакытта сөт җитештерүдә республиканың шактый зур резервлары булуын һәм заманча технологияләрдән кайбер хуҗалыкларның тиешенчә файдаланмавын да билгеләп үтте. «Барлык сөтчелек хуҗалыкларына шундый теләк: узган гасырның 80 нче еллардагы рационнар белән эшләргә ярамый. Шроттан, премикслардан, фураж кукурузыннан башка, — ул рацион түгел», — дип ассызыклады министр.
Марат Әхмәтов республикада урып-җыю эшләренең һәм көзге чараларның тулысынча тәмамлануын искәртеп үтте. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәр эш көнен терлекчелек фермаларыннан башларга тиеш. Бүген бу - салымнар түләү һәм алдагы елның чәчү кампаниясенә әзерләнү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бердәнбер финанс чганагы, дип ассызыклады министр.