Балык Бистәсе муниципаль районында катнаш азык үрнәкләре комиссия сынавы узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Балык  Бистәсе  муниципаль районында  җәен (сом)  балыгы  өчен  катнаш  азык үрнәкләре комиссия сынавы узды.

Чарада  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  сөт  җитештерү  секторы  мөдире   Ренат Хисамов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелекне  үстерү  бүлеге  әйдәүче  киңәшчесе   Айдар Мөхәммәтгалиев, “Татарстан  Республикасы аквакультура  һәм умартачылык идарәсе” ДБУ    генераль   директоры    Римма  Әхтәмова,  шул  ук  идарәнең  бүлек  башлыгы     Ралинә Гатауллина,   «Токсикологик,   радиацион һәм биологик  иминлек буенча  федераль  үзәк» ФДБФУ директоры  урынбасары,  профессор Константин Папуниди, әлеге   Федераль  үзәкнең  директор урынбасары    Владимир Степанов,  шул  ук   Федераль  үзәкнең  лаборатория  мөдире,     профессор Рәшид Асланов катнаштылар.

Киңәшмә  барышында  балыклар  өчен  грануллы  органик  ашламасын  һәм  азык  өстәмәсен әзерләү  мәсьәләләре  каралды.   

«Балыклар  өчен  грануллы  катнаш  азык  «Редькин Е.В.»   крестьян - фермер хуҗалыгы җитештерү  предприятиесе  базасында  әзерләнде    (н.п. Татар  Янтыгы  авылы,  Лаеш  районы),    аның  бер      компонентын сыра  сәнәгате  калдыклары  тәшкил  итә.  Комиссия сынавы  әлеге  катнаш  азыкның   җәен балыгын  тукландыру  өчен  яраклы  булуын  күрсәтте:  балыклар  грануллы  азыкны  рәхәтләнеп  ашадылар», -  дип  сөйләде     «Токсикологик,   радиацион һәм биологик  иминлек буенча  федераль  үзәк» ФДБФУ директоры  урынбасары,  профессор Константин Папуниди.

Киңәшмәдә  катнашучылар чара  ахырында  товар балыгын  үрчетү буенча  фермерлык  хәрәкәтенә  ярдәм  итү,  фермер  хуҗалыклары  базасында    кооператив  төзү,  балыкчылыкны  үстерүгә  грантлар  алу  өчен  документлар  әзерләү мәсьәләләре  хакында  фикер  алыштылар.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм   “Татарстан  Республикасы аквакультура  һәм умартачылык идарәсе” ДБУ  вәкилләре      товар  балыкчылыгын  үстерүгә  һәм  балыклар  өчен  грануллы   катнаш  азык  җитештерүгә  грантлар  алу  буенча  материаллар  әзерләүдә  кирәкле  ярдәмне күрсәтергә  әзер  булуларын  белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International