Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында («ТИПКА»да) элиталы орлыклар җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру юлларын билгеләделәр

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институтында («ТИПКА»да)  «Татарстанның  элиталы  орлыклары» ассоциациясе  әгъзаларының гомуми  хисап  җыелышы  узды.  Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Илдус Габдрахманов, «Татарстанның  элиталы  орлыклары» ассоциациясе  генераль   директоры    Юрий Еров,  «Россельхозцентр» ФДБУенең  Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе  урынбасары     Рәфис Хәбибуллин,   Россия  Федерациясе  селекционерлары  һәм орлыкчылары  милли  берлегенең  генераль   директоры   Анатолий Михилев, «Кубань»   ККЗ кооперативы  рәисе     Владимир Короткин,  Палехский орлыкчылык    станциясе  генераль   директоры Тимур Сәидов, шулай  ук    ТатНИИСХ селекционерлары,  орлыкчылык  хуҗалыклары  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  

Уиңәшмә  барышында  катнашучылар  ассоциациянең  узган  елгы  эшчәнлегенә  йомгаклар  ясадылар,     шулай  ук    эшчәнлекнең  төп  юнәлешләре  һәм  авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген  арттыру  юллары  турында  фикер алыштылар.  

«Хәзер бу  хуҗалыкларның  абруен  күтәрергә  һәм  игенчелек  культурасын  арттырырга  кирәк», - дип ассызыклады   Илдус Габдрахманов. Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  үз чыгышында   авыл  хуҗалыгы  культураларын игү      технологияләре,  үсемлекчелек  тармагына  цифрлы  технологияләр  кертүне  активлаштыру    мәсьәләләренә  кагылды.  

Орлыкчылык  тармагы  эше  йомгаклары  буенча  «Елның  иң  яхшы  орлыкчылык  хуҗалыгы»  конкурсына  йомгаклар  ясалды.  Беренче  урынны   Кумара  районының  «Туйма» ҖЧҖ алды,  икенче  урынны   -    Тәтеш  районының  «Нур» агрофирмасы,  өченче  урынны    - Тукай  районының  “Сәйдәшев ис.” АХП  ҖЧҖ. 

Киңәшмә  азагында  җыелыш  кайбер  норматив  документларны  раслады,  болар:   «Орлык  базары  операторлары турында”  һәм  “Ревизия  комиссиясе турында”  нигезләмәләр,  шулай  ук   юридик  һәм физик  затларны   «Татарстанның  элиталы  орлыклары» ассоциациясе  әгъзалары  итеп  алу  кагыйдәләре  һәм    киләсе  елга  ассоциация  һәм  дирекция  әгъзалары  арасында  үзара  мөнәсәбәтләр  һәм  исәп-хисаплар  ясау  тәртибе.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International