Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Яңа эшли башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү”гә грант бирү өчен сайлап алу конкурсын дәвам итә

2018 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Яңа  эшли  башлаучы  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерү”гә  грант   бирү  өчен  сайлап  алу      конкурсын  дәвам  итә.    

Гаризалар  һәм документлар  2018  елның 15 ноябреннән    14 декабренә  кадәр  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белгечләре  тарафыннан  түбәндәге  адрес  буенча  кабул  ителә:    Татарстан  Республикасы,  Казан шәһәре,   Федосеев ур.,  36 йорт,     3 нче  кат,     309 каб.  Кабул  итү  эш көннәрендә  9.00 сәгатьтән  16.00 сәгатькә кадәр  башкарыла.  

Грантлар  бирү  тәртибе  турындагы  мәгълүмат  һәм  документлар  формалары  биредә  урнаштырылган:  http://agro.tatarstan.ru/rus/razvitie-materialno-tehnicheskoy-bazi.htm «Фермерларга,  авыл  хуҗалыгы  кооперативларына  грантлар һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга   субсидияләр»  бүлеге,  «Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерү»  бүлекчәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International