Февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булачак

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

13 февральдә «Казан Экспо» (http://www.kazanexpo.ru) Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2019 елга үсеш» темасына киңәйтелгән утырышы булачак. Коллегиянең утырышы республикада "ТатАгроЭкспо" форумы кысаларында 13 - 15 февраль көннәрендә узачак.

Идел буе агросәнәгать форумында катнашу мәсьәләләре буенча оештыру эше һәм социаль үсеш бүлегенә (843)221-76-73 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Булачак чарага аккредитация алу мәсьәләләре буенча массакүләм мәгълүмат чараларына 8 февральгә кадәр (843)221-76-21 телефоны аша ведомствоның Матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кимрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International