Татарстанда соңгы биш елда галим-аграрийлар авыл хуҗалыгы культураларының 46 яңа сортын чыгардылар

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанның   Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан    соңгы  5 елда       46 сорт  чыгарылган,  шулардан  24е   Дәүләт реестрына  кертелгән, 22се  - дәүләт сорт  сынаулары  уза.   «Безнең сортлар  соңгы  10  елда    республика чәчүлекләренең  яртысыннан  артыгын  тәшкил  итә,  Россиядә  -   1,7 млн. га. Россиядә  чәчүлек  мәйданнары  буенча  безнең  сортларның  лидерлар  унлыгына    “Казанский 560” көзге бодай,    “Радонь һәм Тантана” көзге  арыш,  арпаның  “Раушан” сортлары  керә», - диде  Татарстанның  Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  җитәкчесе.

Институт ике  төп  блок  буенча  эш алып  бара   - Россия  Федерациясе  Фән һәм югары  белем  министрлыгының  дәүләт бурычы  кысаларында  нигези   тикшеренүләр  уздыру,  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы линиясе  буенча    гамәли тикшеренүләр  алып  бару.  Яңа  формат молекуляр-генетик, биотехнологик һәм  күзәнәкле  ысуллар  ярдәмендә  нигези  тикшеренүләрне  тирәннән  өйрәнергә  ярдәм  итә.   

«Россиядә  42 селекция  үзәге  эшли.  Безнең  институт шундыйларның  берсе.  Тикшеренүләрдә   иң  төп  юнәлеш   -   селекция һәм орлыкчылык.   Без селекцияне 15  культура  буенча   алып барабыз,  орлыкчылыкны   -   17 культура  буенча. Барысы  160 сорт һәм   гибрид барлыкка  китерелде», - дип  билгеләп  үтте   Марсель Таһиров.

Россиядә  чәчүлек  мәйданнары  буенча  безнең  сортларның  лидерлар  унлыгына    “Казанский 560” көзге бодай,    “Радонь һәм Тантана” көзге  арыш,  арпаның  “Раушан” сортлары  керә», - диде  Татарстанның  Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  җитәкчесе.

«Дөньяда    җитештерү  күләмнәре  буенча  бодай  кукуруз һәм дөгедән кала  өченче урында  бара.  Бу  юнәлештә  тикшернүләр  шактый  көчәйде.     Соңгы   5 елда  гына да  сабан бодаеның  лет   13 сорты  чыгарылды.   2018 елда  республика  тарихында  беренче  мәртәбә  җирле  селекциянең  сабан  бодае  сортлары    58%ка җитте, тулаем ашлык  җыемы  -  63%. Яңа   сортлар арасында   “Йолдыз” сорты  аеруча  популяр.   3 ел аны  җитештерү  куллану  эчендә  аның  мәйданы    60 мең  га  булды, һәр гектардан  уңыш    3тән  5 центнерга  артты», - дигән  мәгълүмат  бирде  Марсель Таһиров.

Татарстанның   Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре  шулай  ук  биологик  актив  компонентлар белән сабан  бодае  сортларын  чыгару  буенча  актив  эшлиләр.   Каротиноидлы   Экада 113 һәм  Хәзинә сорты,    шәмәхә төстә,  составында  актив антиоксидант һәм  антоцианс булган   Надирә сорты чыгарылган.    «Бу сортларны  балалар тукландыру  өчен  һәм  диетик  ризыклар  әзерләүдә,  онкоавыруларны  профилактикалауда  файдаланырга  мөмкин», – дигән мәгълүмат  бирде   институт директоры. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International