Ришат Хәбипов: фермерлар үзләренең хезмәте белән ихтирам яуладылар һәм танылдылар

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген  Министрлыкта  "VIII Бөтенроссия татар  авылларыннан эшкуарлар  җыены" делегатлары  белән очрашу  узды.   Кунакларны  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ришат Хәбипов каршылады. 

«Министрлыкның  төп  бурычы  кече  һәм урта  бизнес өчен  уңай  шартлар  булдырып, авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  алга  таба  үстерүдән  гыйбарәт»,- дип билгеләп  үтте  министр урынбасары.

«Җир эшен  кыю  башлап,  бүген уңышларга  ирешкән   гражданнар  күп,  КФХлар  төзиләр, гаиләләр  белән  эшлиләр, авыл  бизнесы  белән династияләп шөгыльләнүчеләр  дә  бар.   Иң нәтиҗәле  бизнес дигәндә, аны  сатып  яисә  мирас итеп  калдырып  булырлык  булырга  тиеш.   Фермерларның  нәкъ менә  икенче,  өченче  буыннары  авылда  уңышлы  эшлиләр  бүген.   Бу  акерым  тормыш  рәвеше. Алар  үзләренең  хезмәте  белән ихтирам яуладылар һәм танылдылар. Безнең  бурыч  – аларны  һәр авылда  кабат  кайтару», - дип  өстәде   Ришат Хәбипов.

Республикада  кече  хуҗалыкларга дәүләт ярдәме өчен   ел  саен    2 млрд. сумнан  артык  акча  тотыла.     Фермерларга  һәм  кооперативларга  - граентлар   (2018 елда   - 878 млн. сум сум), шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләр (2018 елда  - 528 млн. сум). Яшь фермерларга  дәүләт ярдәме  программалары  буенча  7 ел  эчендә  991  КФХ 2,1 млрд сумлык  грантлар  оттылар.  2018 елдда  170 КФХ  562 млн. сум  күләмендә  грант отты. 

Үзенең  эшкуарлык  тәҗрибәсе  белән  Әтнә районыннан  Илсияр Габделхакова бүлеште.    «Нульдән башладык.  Гаиләнең  җыелган  акчасына  иске йөк  машинасы  алдык, ерак  авылларга  продуктлар,  көнкүрештә  кирәк  әйберләр  алып  барып  сата  башладык.   Бүген  инде  4  кибетебез,   үзебездә пешерелә  торган  ризыклар  белән   кондитер   цехыбыз  бар.    Бик тату  эшлибез, гомуми  бизнеска яңалыклар  кертеп, балалар,  хәтта  оныклар  булыша», - дип сөйләде   Илсияр Габделхакова. Аларның  гаиләсе  чын мәгънәсендә  хезмәт тәрбиясенә  лаеклы үрнәк. 

Казанга  Башкортостаннан  Илфат Әхмәтшин килгән,  ул  кошчылык  белән  шөгыльләнә.    «Башлап  җибәрү  җиңел  булмады.  Башта  бөтен  керм  бизнеска китә  иде,  дәүләт  ярдәме  бөтенләй  дә  юк  иде, - ди ул, - хәзер бөтенләй  башкача, фермерлар  өчен  менә  дигән  шартлар,  дәүләт  ярдәме  дә  бар”.  Аның хуҗалыгында  бүген    8 500 каз  һәм   3 500 мускат  үрдәге  бар. 

Тукай  районыннан Минталип Миңнеханов  үз тәҗрибәсе  турында  гына түгел,  ә гомумән районда  фермерлык  үсеше  турында  сөйләде.   Күрсәтелә  торган дәүләт  ярдәме  өчен  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановка, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтовка һәм аның  урынбасары     Ришат  Хәбиповка  рәхмәт сүзләре  җиткерде.   «Теләсә  кайсы  вакытта,  хәтта  ял  көннәрендә  дә  Министрлыкка үз проблемаларың  белән  мөрәҗәгать   итәргә  була, - диде  Минталип Миңнеханов, - һәм һәрвакыт  килеп  чыккан  проблемаларны  хәл итүдә ярдәм  аласың».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International