Министрлыкта Үзбәкстан Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

20 мартта Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары   Николай Титов Үзбәкстан  Республикасы     делегациясе белән  очрашты. Очрашу  Игенчеләр сараенда  узды.   Үзбәкстан  ягыннан  анда   «Paxtasanoat ilmiy markazi» АҖенең баш  фәнни  хезмәткәре,    Үзбәкстанда  татар диаспоры  вәкиле,  техника фәннәре   кандидаты   Равил Юнысов һәм «Узпахтасаноат»  АҖ идарәсе  рәисе урынбасары    Азамат Солтанов катнашты. 

Очрашуны  министрның  беренче  урынбасары    Николай Титов ачты.  «Без сезне Татарстан җирендә  күрүебезгә бик  шат», – диде  ул. Алга  таба    Николай Титов республика  агросәнәгать комплексының үзенчәлекләре  һәм Татарстанда  игенчелекнең  торышы  турында  сөйләде. 

Кунаклар  үзләренең   республикасында  авыл  хуҗалыгы  культураларын  җитештерү турында сөйләделәр,    сүсле  мамык тармагына аерым  басым ясадылар,  уңай  һава  шартларының  булуы  бу  чималны югары  сыйфатлы  итеп  җитештерү  өчен  мөмкинлекләр  тудыруын  билгеләп  үттеләр,  шул  ук  вакытта  Үзбәкстан  Республикасында  мамык  чималын  комплекслы  эшкәртү  буенча  предприятиеләрнең  җитәрлек  булмавын да  әйтеп  уздылар.   Бу  мәсьәләне  хәл итүне  үзбәкләр ягы  халыкара  интеграцияне киңәйтүдә, уртак  предприятиеләр төзүдә, Үзбәкстан  Республикасының Бохара  өлкәсендә  мамык  орлыкчылыгы  кластерын  төзү  буенча  яңа  техник  һәм  инвестиция  проектларын гамәлгә ашыруда  күрә. 

Алга  таба  очрашу  барышында  яклар  агросәнәгать комплексының төрле  тармакларында   хезмәттәшлекне  дәвам итү  перспективалары  турында  фикер алыштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International