Хезмәт кешеләре: Лаеш районыннан атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Фидакарь хезмәт итеп танылган  шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм  мактаулы  хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары  турындагы “Безнең рубрика”ның  бүгенге  герое  -    Козлов Петр Андреевич, ул  40 елга  якын  авыл  хуҗалыгы  тармагында  эшли.

Козлов Петр Андреевич 1960 елның  6 июлендә  ТАССРның  Лаеш районы    Урта  Девятово  авылында  туган.  1975 елдан     ул  хезмәт  юлын  туган  районының  “Россия” совхозында  гади эшче   булып  башлап  җибәрә, шуннан  Лаеш урта  һөнәри-техник  училищесына укырга  кереп,  тракторчы һөнәрен үзләштерә һәм   туган  совхозында  эшләвен  дәвам  итә.    Тора-бара    совхозның  исеме дә,  аның  структурасы да   үзгәрә, әмма     Петр Андреевич  үз эшенә  тугры  булып кала.   Ул беренче  көннән  үк  үзен  бик  җаваплы  һәм хезмәт сөючән,  куелган  максатларына  ирешүчән булуын һәм үз техникасына  сакчыл  каравын  күрсәтә.    

Ул  һәр елда  үз өстенә  алган бурычларын  арттырып  үти,   моның  белән ул  ягулык-майлау материалларын һәм запас частьләрне  янга  калдырырга ярдәм  итә.   Үзенең  МТЗ-1282 тракторында  Петр Андреевич туңга  җирләр сөрә,   печән һәм салам  пресслый.    2017 елда  ул  1560 гектар  норманы  1940 эталон гектар  итеп  үти.  

Хуҗалык   механизаторлары  арасында   Петр Козлов гомерлек  лидер  һәм лаеклы  үрнәк  булып санала.  Ул хуҗалыкта  һәм авыл  җирлегендә  олы  хөрмәткә  ия.    2006 елда  Татарстан  Республикасы Лаеш муниципаль районының   Мактау  грамотасы  белән бүләкләнә.  2015 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Мактау    грамотасын  ала.  

Озак  еллар  намуслы  эшләгәне һәм авыл  хуҗалыгы  техникасында  эшләп, югары  күрсәткечләргә  ирешкәне  өчен    Козлов Петр Андреевич   «Татарстан  Республикасының  атказанган  авыл  хуҗалыгы    механизаторы» дигән  мактаулы  исемгә лаек  була. 

 Белешмә  өчен:

 «Урта Девятово» ҖЧҖ районда  иң алдынгы  хуҗалыкларның  берсе.     Ул  кузаклы культуралар игү белән  шөгыльләнә,  бөртекле  һәм кузаклы  культуралардан  ел  саен  мул  уңыш  җыя.   Югары  уңыш  алуның  нигезен, әлбәттә,     агротехник чараларны  вакытында  үтәү,  минераль ашламаларны  нәтиҗәле  куллану һәм уңышны  вакытында  җыеп алу  тәшкил итә.    Хуҗалыкта  авыл  хуҗалыгы җирләренең мәйданы    2999 га, шул  исәптән    2470 га  чәчүлек  җире.   Бөртекле  культуралар  уңышы елдан-ел  арта.   Монда     Петр  Козловның  өлеше  дә һичшиксез  зур.  Аның һөнәри осталыгы аркасында «Урта Девятово» ҖЧҖендә авыл  хуҗалыгы  техникасы  паркы  да  бик  яхшы  халәттә  тора.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International