Илкүләм агроиминиятчеләр берлеге иминләштерүнең яңа кагыйдәләрен раслады

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы хәбәр итүенчә,  Илкүләм  агроиминиятчеләр  берлеге (НСА)  агроиминләштерүгә  дәүләт  ярдәме  турындагы  законның  яңа  шартлары  нигезендә  иминләштерүнең ике  яңа  бердәм стандарт  кагыйдәсен  раслады - уңыш  һәм күпьеллык    үсентеләр буенча,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  хайваннарын   иминләштерү  буенча.    

Шулай  ук, иминләштерү  кагыйдәләреннән  тыш,  бу  төр иминләштерүләр буенча  тарифларны  исәпләүнең  бердәм  методикасы  расланды.     

Искәртеп узабыз,  2019 елның  1 мартыннан  гамәлгә кергән     “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү  хакында” 2011  елның  25 июлендәге 260-ФЗ  номерлы Федераль законга  кергән үзгәрешләр   нигезендә  агроиминләштерү  системасыннан  күпьеллык  үсентеләр  утыртуның  һәм  уңышны  югалтуның иң чик  күләме  дигән төшенчәсе  төшеп  кала,  шул  ук вакытта   уңышны  югалту иминләштереләчәк дип  санала, аграрий  өчен  аларны комбинацияләү  мөмкинлеге  өстәлә.    Моннан  тыш,  хәзер законда   иминият  экспертизасын  авиация  һәм   космик чаралар  кулланып  уздыру  мөмкинлеге  карала,  шулай  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен  иминләштерү  шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелгән  башка  үзгәрешләр  дә  кертелгән.       

Министрлык  агроиминләштерүнең авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  тотрыклы  эшчәнлек алып  баруга,  корылыктан  һәм игеннәрне боз сугудан  курыкмыйча,  керемнәрне алдан  фаразлауга    ярдәм  итүен искәртә. Авыл  хуҗалыгында  хәтәрлек  югары  булу сәбәпле,  дәүләт    ярдәм  итү  программасын  гамәлгә ашыра,   аның  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре иминият  премияләрен  түләү өчен  чыгымнарның   95%ына кадәр  кайтара  алалар.  

Авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләрен агроиминләштерү    өлкәсендә  дәүләт ярдәме  мәсьәләләре  буенча   консультация  алу  өчен  Министрлыкка   (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннарына  шалтыратырга  мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International