"Безнең Татарстан" республика яшьләр форумына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы   буенча,   "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумына гаризалар  кабул  итү дәвам итә.  Теләүче  теләсә  кем  9 мәйданчыкның  берсендә  үз проектын  терки ала. Ул шулай  ук   яңа  тәҗрибә һәм белем  туплый,  эксперт  бәясенә  һәм     инвесторлар  ярдәменә  ия  була, фикердәшләр таба  һәм үз    карьерасын  булдыра  ала.    

Безнең Татарстан" республика яшьләр форумының  финалистлары  һәм җиңүчеләре     федераль  форумнарда  катнашуга  тәкъдим  ителәләр,  аларның   йомгаклары  буенча  иң яхшы  проектлар  алга  таба   гамәлгә  ашыруга  грант ярдәмен  алалар.  

2019-форумының  тематик  мәйданчыклары:

  • Инновацияләр территориясе
  • Архитектура территориясе
  •  Мәдәният һәм сәнгать  территориясе
  • Эшкуарлык территориясе (шул  исәптән  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә)  
  • Игелек  территориясе 
  • Вәзгыятьләр үзәкләре элементлары  территориясе
  • Спорт территориясе
  • Кече  ватан  территориясе
  • Гражданлык  җәмгыяте  территориясе

Теркәлү    forumtatarstan.com  сайтында  2019 елның   25 мартына кадәр ачык.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International