Актаныш муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре квалификация күтәрәләр

2019 елның 22 марты, җомга

22 мартта  Актаныш  технология   техникумында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә   квалификация  күтәрү  укулары  башланды.  Аларда  районның  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре,  белгечләре терлекчелек  тармагында  нәсел  эшен  яхшырту юнәлешендәге  программа буенча  укулар  узалар.   

Актаныш муниципаль районы  башлыгы    Энгель Нәвап улы   Фәттахов, чараны  ачып, укуларны  оештыруда  ярдәм  иткән  өчен  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтовка рәхмәт белдерде.  

Уку программасы республика  әйдәүче районнарының  терлекчелек  өлкәсендә  нәсел  эшенең  төп юнәлешләрендә     “СЭЛЕКС”программасын  куллану, ясалма  орлыкландыру,  дөрес исәп  алып  бару,  УЗИ-сканер куллану һәм йогышлы  авырулардан  яклау  чаралары  буенча  эш  тәҗрибәсенә нигезләнә. 

Лекцияләрне Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының     Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» Баш нәсел    акционер җәмгыятенең   генераль директоры Фәннур Зарипов, “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУнең мәгълүмат-селекция  бүлеге  башлыгы  Юлиана Юльметьева, “Элита” Баш нәсел    акционер җәмгыятенең   баш  зоотехнигы   Фәнил Кәбиров, бүлек  мөдире Рөстәм Сәитов, Казан дәүләт  ветеринария медицинасы     академиясе доценты, ветеринария  фәннәре  кандидаты   Самат Йосыпов, Баш дәүләт ветеринария  идарәсенең эпизоотиягә һәм хайваннарда  йогышлы  авыруларга  каршы    чаралар оештыру  бүлеге  башлыгы    Александр Козлов һәм башкалар  укый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International