Аграрийларның көндәлек мәшәкатьләре: Лениногорск районында язгы кыр эшләренә әзерләнү төгәлләнеп килә

2019 елның 26 марты, сишәмбе

 «Аграрий» сүзе  чыгышы  белән   латин сүзе.   «Ager» -  латинчадан «җир» дигәнне аңлата.   Җир  эшкәртүчеләр  һәм икмәк  үстерүчеләр  бүген  ни  белән  мәшгуль  соң?  Тышта  әле  калын  катлам кар  ятуга да, кар явып  торуларга  да  карамастан,  игенчеләрнең уе  инде  күптән кырда,  алар  кыш  уртасыннан  ук  язгы  чәчү  мәшәкатьләре  белән  яшиләр.    

Лениногорск районында  иң зур  хуҗалыклардан  саналган  «Лениногорск» агрофирмасы  да  бүген  язгы  чәчү һәм булачак  уңыш турында  кайгыртып  яши.   Аның  25,2 мең  гектар  чәчүлек  җире  бар.  Язгы  кыр  эшләренә  әзерләнү  барышында  үз  инвесторы  - «Татагролизинг» АҖ ярдәмендә    25 миллион сумлык   запас частьләр  сатып алынган.    Ремонтланган  тракторларны, тагылма агрегатларны җыясы  гына  калган һәм шуннан  соң  аларны  әзерлек линейкасына  төзергә  була.    Агрофирма  тулы  күләмдә  сыйфатлы  орлык  әзерләү хәстәрен дә күргән.   Минераль ашламалар  кайтару  дәвам итә, аларның  бер  өлеше  дәүләт программалары ярдәмендә алынган,  бер  өлеше  - инвестор акчасына.  

 «Урдала» бүлекчәсе  идарәчесе  Исхак Җиһангиров – агрофирманың   өлкән  һәм ихтирамлы  хезмәткәрләренең берсе.    Ул  тармак хезмәткәре  булып  53 нче  язын  каршылый  инде.  “Каргалы” һәм “Шөгер” бүлекчәләре  эшчәнлеге  өчен  дә ул  җаваплы.    Җиһангиров бригадасына  бу  язда  11  мең  гектар  җир  эшкәртәсе  була. 

«Без моңа  әзер,   «Татагролизинг», һәрвакыттагыча, булыша»,- дип  сөйли Исхак Җиһангиров. Идарәче  ассызыклаганча, район хакимияте  дә  төрлечә  ярдәм  күрсәтә.  «Иң мөһиме, һава шартлары  гына әйбәт булсын.  Кышкы  көннәргә караганда,  җәй  быел  яңгырлы  булырга    тора. Шуңа  күрә  чәчүгә  әзерләнүгә  зур  җаваплылык  белән карыйбыз», - дип  аңлата  тәҗрибәле  игенче. 

Белешмә  өчен: Лениногорск  районында  «Татагролизинг»    акционерлык   җәмгыяте карамагында    өч   агрофирма  тора.  Аларның  иң  эресе  –  25  мең  гектар чәчүлек  җирләре һәм 6  мең  баш  эре  мөгезле  терлеклеге   булган  «Лениногрск» агрофирмасы.  Икенче  урында   –   «Ялтау» дуңгызчылык  комплексы.  Бүген  анда    14 280 баш  дуңгыз  бар.   Өченче агрофирма  -  «Восходящая заря»  -  аның  2  мең  гектар  чәчүлеге һәм 560 баш  эре  мөгезле  терлеклеге  бар.     Шулай  итеп,    «Татагролизинг» АҖенә  Лениногорск  районының  40    процентка якын  чәчүлек  җирләре һәм барлык  эре  мөгезле  терлекләрнең  яртысы  диярлек  карый.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International