Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Алтай крае делегациясе белән очрашты

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрельдә Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары   Николай Титов Алтай  крае   делегациясе  белән очрашты.  Делегация   составында   Татарстанга  үзебезнең  илнең  авыл  хуҗалыгы  техникасын  җитештерүче  эре  компанияләр  җитәкчеләре  килде,  болар:     «Рубцов запас  частьләр  заводы» ЯАҖ,  «Агроцентр» ҖЧҖ,  «СиСорт» ҖЧҖ,   «Алтайснаб» ҖЧҖ,   «Злата агросәнәгать компаниясе» ҖЧҖ һәм Алтай  крае  Губернаторы һәм Хөкүмәте    администрациясе  белгечләре. Очрашуда  шулай  ук  министр урынбасары      Нәҗип Хаҗипов  катнашты.

Очрашуны  ачып, министрның  беренче  урынбасары    Николай Титов Россиядә  җитештерелә  торган  җайланмаларга  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрендә  ихтыяҗ  будуын  билгеләп  үтте һәм  кунакларны  республиканың  агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре   белән  таныштырды.  

Рубцов  запас  частьләр  заводы генеральный директоры    Станислав Кедик Алтайның «Алмаз» машиналар  җитештерү  заводлары  берләшмәсе  белән таныштырды, Рубцов  запас  частьләр  заводы да  аның  составына  керә.        "АЛМАЗ" компанияләр берләшмәсе    Алтай  краенда  урнашкан, биредә  электән  үк  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  җитештерү  алга  киткән була һәм биредә  СССРда  иң  зур Алтай  трактор  заводы  бар  иде, - дип сөйләде  ул, - берләшмә  культиваторлар, дисклы  тырмалар,  лемешлар,  әйләнешле һәм  чизель сабаннары, чәчкечләр, яссыкискечләр, ыргаклар һәм  авыл  хуҗалыгы  техникасына  запас  частьләр  эшләп  чыгара».

Компания бүген  Татарстаннан     «Татарагролизинг» АҖ,   «Артиз Поволжье» ҖЧҖ,   «АМА-Поволжье» ҖЧҖ һәм «Сельхозснаб-Киндери» ҖЧҖ кебек  компанияләр   белән  хезмәттәшлек итә.  

  «СиСорт» ҖЧҖенең коммерция  директоры  Денис Малышев Татарстан  предприятиеләрен  фотосепарацион җайланмалар һәм   транспорт механизмнары  белән  тәэмин  итү  планнары  белән  бүлеште.    «Безнең килүнең  максаты  - Татарстан  эре  компанияләре  белән  хезмәтттәшлек  урнаштыру, базар конъюнктурасын  өйрәнү һәм  хезмәттәшлек  юнәлешләрен  эшләү», - дип  сөйләде  ул.

 «Агроцентр» ҖЧҖенең төбәкара  сәүдәләр  белән  идарә  итү  директоры  Владимир Сливцов завод  җитештерә  торган  заманча  туфрак эшкәртү  һәм  чәчү  техникасы  турында  сөйләде, болар:    культиваторлар, киң алымлы төрле  чәчү    модификацияләре, чәчкечләр, яссыкискечләр, тирәнтен  йомшарту  җайланмалы, шулай  ук   запас частьләр һәм чыгым  материаллары. Ул  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  белән  хезмәттәшлек  урнашуына  ышаныч  белдерде.    

Очрашуга  йомгак ясап,  Николай Титов Министрлыкның  хезмәттшлек  итүгә  әзер булуын  билгеләп  үтте һәм кунакларны бу  елның  июлендә  була  торган   Татарстан  Республикасында  Кыр көннәренә  чакырды.  

Алтай делегациясе  әгъзалары шулай  ук    «Казан май экстракцияләү заводы» ААҖ” АҖендә булдылар,   11 апрельдә    «Ак Барс» Холдинг компаниясе” АҖендә,   «Красный Восток Агро» АҖендә,  «Агрокөч» АҖендә һәм    «АгроИнвест» ИК” ҖЧҖендә булалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International