13 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан бакчачылары берлеге конференциясе узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министрның беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан бакчачылары берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары, муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре рәисләре катнашты.
2018 елда коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләренең (СНТларның) тышкы инженерлык инфраструктурасын төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү программасын гамәлгә ашыру йомгаклары турындагы нотык белән Ришат Хәбипов чыгыш ясады.
Татарстанның 23 районында 950 коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәте (СНТ) теркәлгән, 9 районда (Бөгелмә, Буа, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Тәтеш районнарында) алар теркәлмәгән һәм 13 районда алар бөтенләй юк – болар авыл хуҗалыгы районнары. Бакчачылык ширкәтләренең 90%ы Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре читендә урнашкан. Бакчачыларның район ассоциацияләре республиканың 10 районында эшлиләр.
Тышкы инфраструктура объектларын норматив хәлгә китерү өчен 2017 - 2018 елларда Татарстан Республикасы бюджетыннан 1100 млн акча бүлеп бирелде, 252 бакчачылык ширкәтендә 105 резервуар куелган, 52 скважина ремонтланган, 15,2 км. суүткәргеч сузылган, бу барлык ихтыяҗның 40%ын тәшкил итә, каты көнкүреш калдыклары өчен 271 мәйданчык төзелгән, 198 бункер һәм 313 контейнер сатып алынган, урнаштырылган, 107 км һава һәм кабель линияләре сузылган, 134 бакчачылык ширкәтендә 45 КТП урнаштырылган (8%), 125 ширкәттә 64,3 км керү юллары ремонтланган.
2019 елда эшне дәвам итү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге № 3525-р күрсәтмәсе буенча 500 млн.сумга шундый ук эшләр башкару өчен муниципаль берәмлекләр имемлеге расланды.
Марат Әхмәтов, эчке инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау финанслашу шартларында уздырыла, дип билгеләп үтте һәм бакчачыларны бу программада активрак катнашырга өндәде.
Искәртеп узабыз, 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге № 1185 карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнарны 1:2 чагыштырмасында каплау юлы белән субсидияләр бирү тәртибе расланды.
Чара азагында бакчачылык ширкәтләренең аеруча эшлекле рәисләрен һәм белгечләрен бүләкләү тантанасы узды.