Яшьләр икмәкле эш сайлый

2019 елның 19 апреле, җомга

19 марттан  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, Татарстан  Республикасының  Кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  һәм Казан   кооператив  институты  ярдәмендә  Татарстан  Республикасы территориясендә «Яшьләр   кооперациядә» проекты  эшли  башлады Программа  кысаларында   Казан кооператив институты студентлары районнарның  кулланучылар  җәмгыятьләренә һәм    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына  чыктылар.    Практикантлар  практика чорында  предприятиенең  эчке  эшләрен  өйрәнделәр,   документацияне  анализладылар һәм  хезмәткәрләр  эшен  күзәттеләр.  Быел    студентлар  практика урынын  үзләре  сайладылар.  

Казан  кооператив  институтының  беренче  курс  студенты    Катя Кузнецова шулай  эшләде. Ул  үзенең  Олы  Кайбыч  авылына  кайтты.    Катя – булачак   технолог,  шуңа  күрә  ул җирде  икмәк  комбинаты эшен  өйрәнергә  булды.  

Эшнең  беренче  көннәреннән  үк   Екатерина  Кузнецова тәҗрибәле  икмәк  пешерүче    Зинаида   Петрова һәм технолог Алевтина Александрова “кулларына” эләкте.  Алар  аны  икмәк  пешереү  серләренә  өйрәтә  башладылар.       Катя ай  буе икмәк  заводында  эшләде,  тыныч кына   остазлары  кушканны  барысын  да  эшләп  барды.    Кичләрен  бик  арып кайтса да,  үзе  эшеннән  канәгать булуын, аңа  инде  ак күмәч  - батон  пешерүне ышанып тапшыруларын   әниләренә  горурланып  җиткерә.   Апрель  башында,  практика тәмамлангач, Казанга  китәр алдыннан Катя, күз яшьләрен  чыгарып,  остазларына  югары  класслы  белгеч  булып кабат  кайтырга  сүз бирде.  

«Практика узгач, мин бу  тормышта  үз урынымны  дөрес сайлавыма тагын  бер  кат  инандым, - диде  Катя. – Бүген  иң мактаулы  һәм  иң  кирәкле  һөнәр -  икмәк  үстерү  һәм  пешерү!  Әйтергә  кирәк,  безнең  төркемдәге  барлык  студентлар  үз районнарына киттеләр.   Мәс., минем дус кызым     Вероника Валитова    Апаст районында  эшләде. Аңа  да  бик  ошаган».  

  «Яшьләр  кооперациядә» проекты  кысаларында  Казан кооператив институтының  150 студенты  сәүдә, җитештерү, әзерләү, җәмәгать туклануы урыннарында,  икътисад буенча  эшләделәр.   Алган  тәҗрибәсеннән      Наил  Әшрапов  та  бик  канәгать  калган, ул Балтач районының  “Җитештерү  комбинаты” ҖБендә  практика  уза һәм    икмәк  цехы экспедициясендә  әзер  продукцияне җибәрү  буенча   диспетчер  булып  эшли.    Наилә Әхмәтҗанова   практиканы  Буа районының    «Меридиан»  кафесында уза.  Ул  җәмәгатьчелек туклануы  технологы  булып  эшли.    Казанга  кайткач,  кыз дусларына  коллективта аңа  карата  күрсәтелгән  җылы  мөнәсәбәт  турында,  олыларның  осталык  серләре  белән  бик  теләп  бүлешүләре  турында   сөйләде. Наилә үзе  дә  бик тырышып,  намус  белән  эшләгән.    

Айгөл Бәдретдинова һәм  Язилә Зәйнуллина Балык  Бистәсе  районында “Дуслык” кафесында  салкын    цехта  пешекчеләр  булып  эшләгәннәр.   Кызлар  әйтүенчә, бу  бик  истә  калырлык  көннәр  булган.   Практика  вакытында  җитештерүдәге  заманча  яңа  технологияләр  белән танышканнар, инновацион җайланмаларда  эшләп  караганнар, ярымфабрикатлар һәм кулинария  ризыклары  эзерләү күнекмәләрен  алалар, эшләнә  торган  продукциянең    рецептурасы  белән  танышалар,  аның   ассортиментын  өйрәнәләр. 

Товарларны  өйрәнү һәм азык-төлек  товарларының  сыйфатына  экспертиза    факультетының  өченче  курс  студенты    Азалия Садыйкова Әгерҗе  районының  бер  кибетендә  сатучы  булып  эшли.   «Мин инде  җитештерү  практикасын  беренче  ел  гына узмыйм, бу  эш  миңа  бик  ошый һәм, укып  бетергәч, мин үз тормышымны   авылда сәүдәне  үстерүгә багышларга  уйлыйм», - дип,  үз фикерләре  белән  бүлеште    Азалия Садыйкова.   

Үзләрен  аеруча уңай  яктан  күрсәткән   студентларга  практика йомгаклары  буенча  кулланучылар  кооперациясенең  теге  яисә  бу  предприятиесенә  кайту  мөмкинлеге  бирелде.    «Укып  бетергәч,  сине  эшкә  бик теләп,  көтеп  алалар  икән   - бу  бик  мөһим», - диләр  алар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International