Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Вьетнам Республикасы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карый

2019 елның 19 апреле, җомга

18 апрельдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов  Мәскәү  шәһәрендә Вьетнам Социалистик  Республикасы  Илчелегендә   «TH MilkFood»  директорлар  Советы  рәисе Тхай Хыонг  ханым белән  очрашты. Очрашуда  шулай  ук  Россия  Федерациясендә Вьетнам Социалистик  Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле  Илчесе   Нго Дык Мань әфәнде  һәм    «РАЦИН» АҖ  генераль директоры  Әнвәр  Мәүләнов  катнашты. 

Очрашу  кысаларында  Николай Титов Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләре  турында  сөйләде.    «Хәзерге  вакытта  республика  Россиядә куәтле   һәм  тотрыклы  төбәкләрнең  берсе  булып  тора,  ул үзенең терлекчелек  комплекслары һәм  киңәйтелгән  әзер  продукция  җитештерү  предприятиеләре төзү  проектлары   белән  аеруча       актуаль», - дип  билгеләп  үтте  ул.

Очрашу  барышында  яклар  Татарстан  һәм    Вьетнам арасында хезмәттәшлек  итү  мәсьәләләрен  карадылар.  Министрның  беренче  урынбасары      Тхай Хыонг  ханымны  терлекчелек  комплексы  төзү турында,  җиләк-җимеш  эшкәртү  заводын  төзүне  дә  кертеп,  карар  кабул  итүдә  һәм  үзара  файдалы  башка  проектлар  буенча  фикер алышуда  катнашу  өчен  Татарстан  Республикасына  чакырды.  

Белешмә өчен

TH Group компаниясенә  карый  торган   TH Milk Food Joint Stock Company  бөтен Вьетнам буенча   сөт  терлеген  сәнәгати  үрчетүгә һәм сөт  эшкәртүгә     инвестицияләр  кертү  белән  шөгыльләнә.     Ел йомгаклары  буенча   TH Milk компаниясенең товар  әйләнеше    190 млн доллар тәшкил  итә.  Җирле  массакүләм мәгълүмат чаралары белешмәләре  буенча    компания  Вьетнам  сөт  базарының  30%тан  артыгын  контрольдә  тота. 

TH Group  2009 елда    Төньяк-Азия  коммерциягә банкын гамәлгә куючының  берсе    Тхай Хыонг тарафыннан  оештырыла.  Төркемгә    сөт фермалары, эшкәртү   һәм  дистрибуторлар керә.  Ул Вьетнамда Vinamilkтан  кала   икенче  эре  сөт  җитештерүче.    Төркем коры  сөт  кулланмый һәм TH True Milk  бренды  буенча  эшли.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International