Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында чәчүнең барышы белән танышты

2019 елның 14 мае, сишәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  Алабуга  муниципаль районында  чәчү  эшләренең барышы  белән  танышты.   Аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов,     Алабуга  муниципаль районы  башлыгы    Геннадий Емельянов йөрде.  Рөстәм Миңнеханов вертолеттан   Гари, Олы  Качка, Олы  Тарловка, Бехтерово авыллары янындагы  кырларны  карады.  

Күпьеллык   үсемлекләр  кырында  хуҗалыклар  җитәкчеләре,    агросәнәгать комплексы  инвесторлары һәм авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты.  

Алабуга  муниципаль районы  башлыгы   кыр  эшләренең  барышы  белән  таныштырды.     Сабан  культураларын  чәчү    36,5 мең  га мәйданда  планлаштырылган,  шул  исәптә н  бөртеклеләр – 23,8 мең  га: арпа– 8,7 мең га, бодай – 10,9 мең  га, солы–  1,1 мең  га, көнбагыш  – 0,2 мең га.  Минераль  ашламалар  белән   13,3 мең  га   тукландырылган. 

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Алабуга  районының  яхшы  күрсәткечләргә  ия  булуын  билгеләп  үтте.  

Биредә  үк  җирле  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясенең     күргәзмәсе  оештырылган иде.  

Рөстәм Миңнеханов алабугалыларга,  чәчүне уңышлы  тәмамлап,  алга  таба  мул  уңыш  җыеп алуларын  теләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International