Кайбыч районында кулланучылар җәмгыятьләренең һәм кооперативларның республика семинар-киңәшмәсе узды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

"Авыл  районына   резина  итекләрдән  килергә  уйлаган  идем.  Әмма  Кайбычка килгәч,  мин  гаҗәпкә  калдым.  Бөтен  җирдә  чисталык,   асфальт  юллар,  матур  мәктәпләр  һәм оешмалар,  хәтта    тротуарлар  да  бар,  төзек  авыл  йортлары, бизәкле  капкалар,  биредә  һәр кеше  матур  яшәргә  тырышканын күрдем.  Барысы  да  авылны  үстерү  өчен  эшләнгәне  күренеп  тора.     Россиядә,  Татарстан - бай төбәк,  диләр. Ә  бит  бу  байлыкны  халык  үзе  тудыра.  Сезнең  кырларны  күреп,  чын  йөрәктән  шатландым.   Илебезнең    кайбер  төбәкләрендә  ташландык  фермалар,  чәчелмәгән кырлар  очрый.  Ә сездә  башкача.    Алга  таба  да  шулай  матур,  бай  яшәгез. Россия  үзенең  төбәкләре  белән  көчле», - дип  бәяләде  Мәскәүдән Кайбыч  районына  һәм республикага  килгән     Александр Суглобов,  ул  214 майда  Кайбыч  районында узган  кулланучылар  җәмгыятьләре вәкилләренең  республика   киңәшмәсендә  катнашты.     Россиянең Фән һәм мәгариф  буенча  үзәк  берлеге рәисе киңәшчесе     Александр Суглобов киңәшмәдә  кулланучылар  кооперациясе  системасын  товарлар  белән  тәэмин  итү  юллары  турында  сөйләде.    

Чарада  төп  тема - халыкны  үзебезнең  товарлар,  сыйфатлы  азык-төлек  продуктлары белән тәэмин итү,  шулай  ук үзебезнең  товарларны   башка  төбәкләргә чыгару,  җитештерүне  киңәйтү булды.      

Республиканың  кулланучылар  җәмгыятьләре  җитәкчеләре, җәмәгать  туклануы  предприятиеләре,  сәүдә  оешмалары вәкилләре,   технологлар,  Татарстан  Республикасы кулланучылар  оешмалары  берлеге  аппараты һәм төрле  министрлыклар  вәкилләре  - барлыгы  160ка якын  кеше  бүген  район  мәдәният  йортына  җыелдылар.   Анда  төрле  районнарның   кооператорлары үзләре  җитештергән  продукциядән  күргәзмә  оештырылган  иде.  Бирегә    Бөгелмә,  Актаныш, Баулы, Зәй, Алексеевск, Кукмара  кебек  районнардан,  шулай  ук  күрше   Зеленодольск, Апас, Тәтеш, Буа  районнарыннан да  төрле  тәмле-томлы  әйберләр – ит,  балык   әйберләре,  каклаган  каз,  токмач,  камыр  ризыклары,  лимонад  һәм  башка  продуктлар  алып  килгәннәр.   Күргәзмәне  караганнан соң,    Федоровский  авыл җирлегенә   юнәлделәр.  Анда   блок-модуль кибете, Иске Тәрбит  авылында  кулланучылар  җәмгыяте  кибете, дару  үләннәре һәм йон  эшкәртү пункты,  Мәлки  авылындагы   кибет  белән  таныштылар.   Анда  төбәк    операторлары көнкүреш  калдыклары  җыю  тәртибе  турында  сөйләделәр.  Ә икенче  төркем  икмәк  комбинатына һәм  кафега  китте.  

Пленар утырышта  сәламләү  чыгышы белән  район  башлыгы   Альберт Рәхмәтуллин  чыгыш  ясады, ул  район  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясенең  эшчәнлеге  турындда  сөйләде.  

«Апрельдә Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов    безне  кулланучылар җәмгыятьләренең эшчәнлеген  алга  таба  яхшырту  мәсьәләсе  буенча  тыңлаган  иде, - диде  Татарстан  Республикасы кулланучылар  оешмалары  берлеге  рәисе    Мәхмүт Фәттахов. – Шуннан  чыгып,  ул безнең алга  җитди  бурычлар  куйды. Бүген  без Кайбыч  районының  кулланучылар кооперациясе  эшчәнлеге  белән  таныштык.    Аны  үстерүгә  һәм саклап  калуга зур  өлеш  керткән  өчен    Альберт Рәхмәтуллинга  зур  рәхмәт белдерәбез».

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары      Николай Титов Казан  ярминкәләрендә  актив катнашучыларга  рәхмәт  белдерде.   "Кайбыч  районы  бик  зур булмаса  да,  ул  республикага үзеннән  саллы  өлеш  кертә», - диде ул. Кулланучылар  җәмгыятьләрен  үстерүгә республика программаларының  ярдәм итүен   билгеләп  үтте ул.    Автолавкалар, блок-модуль кибетләре һәм башка  бик  күп нәрсәләр  - моңа  ачык.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International