Марат Әхмәтов аграрийларга үсемлекләрне яклау буенча эшләрне активлаштырырга кушты

2019 елның 1 июне, шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  үсемлекләрне  яклау  һәм  терлек  азыгы  җыю  буенча  башкарылачак  чаралар  турында  сөйләде. 

Барлык  муниципаль районнар   белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  уздырды. Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры    Алексей Песошин катнашты.

Марат  Әхмәтов,  2,5 айдан  көзге  культуралар чәчү вакыты  җитә,  дип башлады  чыгышын.   Көзге  культураларның  торышы  күбесенчә    сидератлар  белән  ничек  эшләүгә  бәйле.  Быел  сидераль пардан  соң  чәчелгән  бер  чәчүлек  тә  һәлак  булмады,  дип ассызыклады  ул.  Сидератлар  чәчелмәгән  кырлар  буш  калырга  тиеш,  дип искәртте  министр. Бүгенгә  оператив  мәгълүмат  буенча  республикада  парларның  гомуми мәйданы    330 мең  га тәшкил итә,  шуннан  чисталар  -  267 мең га.

Күпьеллы күләннәр  мәйданы  490 мең га. Печән  һәм  сенаж өчен    470 мең га җыярга  кирәк  булачак.   «Бу эшне азыкның  иң  туклыклы  чорына эләгү өчен ике атна  эчендә  башкарырга  кирәк. Алдагы  һава  торышы  сыйфатлы  печән  һәм    сенаж әзерләү  өчен  бик  уңайлы булырга  тора,  моннан  файдаланып  калырга  кирәк», - дип  билгеләп  үтте  Марат  Әхмәтов. 

Үсемлекләрне  яклау    шактый  зур  эшләр  башкаруны  таләп  итә.      290 мең гектарлап  җирне  корткычлардан  саклау  өчен  эшкәртергә  кирәк  булачак,    734 мең га – чүп  үләннәргә  каршы.   «Технологиянең  ике  төп  мизгеле  бар.  Дүрт мәртәбә  яфрактан  эшкәртү  булырга  тиеш, аны  яклау  чаралары  белән  бергә  башкарырга  кирәк.  Моннан  тыш,  һәр тонна  суның  температурасы, әчелеге һәм катылыгы  нормальләштерелергә  тиеш,  ә без   500 мең тонна  су  тотачакбыз. Ә моны  стационар  эретмә урыннары  булмаган  килеш  эшләп  булмый», - диде  Марат  Әхмәтов. 

Татарстанда  бүген   80гә якын  шундый  эретмә  урыннары  бар һәм күп  районнарда  аларны  төзү  дәвам  итә.   Әмма  17  районда  бер  дә юк.    «Суның  сыйфаты  аркасында  гына  югалтулар    1 млрд. сумга  җитәргә  мөмкин.  Акчаларны  җилгә  очыру була  бит бу. Шуңа  күрә    бу  эшкә  район  башлыклары  да  актив  кушылсын  иде», - дип, нәтиҗә ясады   министр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International