Арча районында сабанчылар конкурсы узды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Арча  районының  «Курса МТСы» ҖЧҖ базасында   гадәттәге   «Иң яхшы  сабанчы -2019» конкурсы  узды.  Чарада  район  башлыгы    Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Арча  районының  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы     Ренат Гатиятов,  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.  

Ярышларда  барысы районның  17 авыл  хуҗалыгы оешмасыннан    17 механизатор катнашты.    Конкурс барышында  тракторларның  техник  торышы,  тиешле   документларның булу-булмавы  тикшерелде.    Аннары  катнашучылар  җир  сөрү  буенча  үз  осталыкларын  күрсәттеләр

 Конкурс йомгаклары  буенча  беренче  урынны  “Ак Барс” агрокомплексы” ҖЧҖеннән    Радик Фәйзрахманов алды.  Икенче  урынны  -   «Северный» АХПеннән   Валентин Петров, өченче  урынны  «Курса МТСы» ҖЧҖеннән   Рәмис  Шәрәфиев алды. 

 «Иң яшь  механизатор»  номинациясендә  «Возрождение» (“Яңарыш”) агрофирмасыннан   Фирдүс Мортазин алдынгы  булды.  Иң югары  һөнәри  осталык күрсәткән  өчен   «Кызыл яр» ҖЧҖенең  «Игенче» агрофирмасыннан  Айрат Габделхаев бүләкләнде,    «Иң тәҗрибәле» номинациясендә – «Кызыл яр» ҖЧҖеннән   Мөбәрәк Касыймов, «Иң яхшы  әзерләнгән  агрегат»  номинациясендә  – «Тукай» ҖЧҖеннән  Рүзәл Әюпов, «Хезмәтне  саклау  кагыйдәләрен  үтәгән  өчен»   “Ашыт” ҖЧҖеннән  Илгиз Галәүтдинов бүләкләнделәр.

Район  башлыгы    Илшат Нуриев җиңүчеләргә   дипломнар  һәм  акчалата  премияләр  тапшырды.   Иң яхшы  сабанчыга,  гадәттәгечә,     бәрән  дә  бирделәр.  Моннан тыш,  призерлар   Авыл  хуҗалыгы  хезмәткәрләре  һөнәр  берлегенең    Республика  комитеты  бүләкләрен  дә  алдылар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International