Татарстанның авыл яшьләре Дәүләт Думасы депутаты белән "Авыл территорияләрен үстерү" илкүләм проекты буенча фикер алыштылар

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

5 июньдә “Авыл  территорияләрен  үстерү”  илкүләм  дәүләт  программасы  проекты буенча  фикер алышу  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  яшьләре  VI һәм VII чакырылыш  Дәүләт Думасы  депутаты  Марат  Бариев белән  очраштылар.   

Фикер  алышуда  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Олег Земсков, Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  министры  урынбасары    Ринат Садыйков, авыл  җирлекләренең  яшь  башлыклары, яшь  фермерлар һәм  Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе  активистлары  катнашты.   

«Авыл халкын  эш  белән  тәэмин  итүгә  ярдәм  итү»   ведомство проекты  кысаларында  авыл  хуҗалыгына  карамаган  эшчәнлек  төрләренә  ярдәм  итү  карала.    Яшь эшкуарлар  АПК тармагына  бәйле  булмаган  эшчәнлек  белән  шөгыльләнүче  эшкуарлар  өчен  республика программаларында  өстәмә  ярдәм  чараларын тәкъдим  иттеләр.   

Катнашучыларда  программаның  авылда  торак  бирү каралган  өлеше кызыксыну  уятты,  бу  хакта  министр  урынбасары     Олег Земсков  сөйләде.  Моннан  тыш,  очрашуда  катнашучылар  авыл  җирендә  эшләүче  яшь белгечләр өчен  лаеклы  хезмәт  хакы  белән  эш  урыннары  булдырырга  кирәк  дигән  уртак  фикергә  килделәр.   Әмма, Аграр  яшьләр  берләшмәсе  тикшеренүләре  буенча,   яшьләр  өчен  эшнең  кызыклы булуы   мөһимрәк.    Нәкъ менә  эшнең ни дәрҗәдә “кызыклы” булу  критерее хезмәт өчен  түләүгә  кагылышлы  аспектлардан  өстенрәк  тора. 

Фикер алышу  барышында  Алексеевск районының   Кыркүл  авыл  җирлеге  башлыгы яшьләрне  авыл  җирлекләре башлыклары  вазыйфасына  җәлеп  итү  проблемасын  күтәреп  чыкты.  Авыл  туризмына  һәм  традицион  кәсепләргә өстәмә  ярдәм  чаралары  бирү  турында  да  фикер алыштылар.  

Марат Бариев республикада  Аграр  яшьләр  берләшмәсенең  әһәмиятен  билгеләп  үтте:  «Очрашуны  сездән  башлавым  очраклы  гына  түгел. Сез  булган  проблемаларны  намуслы  һәм аңлаешлы  итеп  аңлатасыз, алар  турында  сөйлисез.  Программа,  чынлап  та,  үзенчә  бик    уникаль,  шуңа  күрә   республикада  моннан  файдаланырга,   аны  сезнең  тәкъдимнәр  белән  тулыландырырга кирәк,  анда  авыл  яшьләренең  барлык  мәнфәгатьләре чагылдырылырга  тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International