Татарстанда чәчү эшләре тәмамланды. Республика кырларында чәчүлекләр мәйданы узган еллар белән чагыштырганда үзгәрмәде диярлек һәм ул 2,8 млн гектар чамасы тәшкил итә, дип хәбәр итте «Татар-информ» МАында матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
«Чәчүлекләр структурасында да зур үзгәрешләр юк — безнең, гадәттәгечә, 1,5 млн гектар бөртекле культуралар мәйданы бар, 900 мең гектарга якын — азык культуралары», — дип сөйләде спикер.
2019 елда техник культуралар чәчүлекләрен – көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере мәйданын арттырдык, дип өстәде ул. Быел ул 355 мең гектарга якын.
«Гомумән, чәчү эшләре уңышлы тәмамланды. Беренчедән, кышкы чорда кадрлар, техника әзерләү буенча җитди эшләр башкарылды. Вегетациянең беренче этабы өчен һава торышы да начар түгел — явым-төшемнәр дә, җылылык та җитәрлек. Кыр эшләре сыйфатлы башкарылды», — дип, йомгак ясады Габдрахманов һәм, чәчү вакытында кырларда 10 меңнән артык трактор эшләде, дип өстәп куйды.