Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 5 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 14 июне, җомга

13 июньдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  5 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Чарада     районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары,  “Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе” ДКУ     белгечләре катнашты. 

 Киңәшмә  башында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов    катнашучыларны  агымдагы  елның 5 айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү,  шулай  ук    терлекләр  санын  саклап  калу  мәсьәләләренә игътибар бирде.  

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    722,4 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар     - 242,7 мең баш.   Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан бу  елның  5 аенда   549,4 мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (104%),  167,1 мең  тонна терлек     һәм кош-корт   җитештерелгән (үстерелгән)  (102%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек   -  41,0 мең  тонна (99%), дуңгыз    -  37,3 мең  тонна (105 %) һәм  кош-корт  -  87,9 (102 %).

Министр урынбасары  сүзләре буенча,  ел  башыннан алып  эре  мөгезле  терлекләр саны    Мамадыш, Балтач, Буа, Кукмара, Чистай, Чүпрәле, Балык  Бистәсе, Саба, Чирмешән, Баулы һәм Кайбыч  районнарында арткан. 

Республикада 13 июньгә авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда тулаем  тәүлеклек  савым   3931,8 тонна  булды, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    131,8 тоннага  яисә  103,5%ка күбрәк.   

Әлмәт, Балтач, Түбән Кама, Әлки,  Кукмара,  Актаныш, Нурлат, Саба, Буа,    Тукай, Әтнә, Тәтеш, Чүпрәле һәм Азнакай районнарында сөт җитештерү күләмнәренең  артуы  күзәтелә.     

Аннары  чарада  катнашучылар эре  мөгезле  терлек  ите  җитештерү  күрсәткечләренә җентекләп  тукталдылар.   Бу  юнәлештә   иң  яхшылар   Мамадышй, Менделеевск, Тукай, Чирмешән,  Аксубай, Югары Ослан, Сарман, Актаныш һәм Саба  районнары  санала. 

Киңәшмә азагында   Нәҗип Хаҗипов Саба  муниципаль районында  узачак «MINGER» уникаль креатив   Сабантуй бәйрәме  кысаларында  иң матур  йөк   арбасына  конкурста  катнашу мөмкинлеге  турында  сөйләде.  Бәяләүнең  төп  критерийлары: милли  төсмер  белән   оригиналь бизәлгән  арба,  милли    киемдәге   олаучы,     җигүле  арба өчен  чиста,  сәламәт,  тыныч  холыклы  атлар булырга  тиеш.    Заявкалар    17 июньгә  кадәр Ayrat.Habibullin@tatar.ru  электрон адресы буенча  алына.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International