Кыр хәбәрләре: Чирмешән районында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр

2019 елның 14 июне, җомга

Татарстан  кырларында  бур  куәткә  терлек  азыгы  әзерләү  бара,  бу  эшкә  Чирмешән   районы да  кереште,   782 га күпьеллык   үләннәр   чаптырылган һәм  500 тонна  печән  әзерләнгән  инде.   13 июньдә Татарстанның Чирмешән районында терлек  азыгы  әзерләү    мәсьәләләре  буенча    семинар-киңәшмә  узды. 

Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Мирзаһит Гатин,   Россельхозцентр башлыгы   Фәнил  Шәйхетдинов, шулай  ук  хуҗалыклар  җитәкчеләре  һәм  белгечләре  катнашты.    

Мирзаһит Гатин печән  әзерләүгә  җәлеп  ителгән    техниканы карап чыкты  һәм  белгечләр белән сөйләште.  Районда   5,2 мең гектар күпьеллык   үлән  чәчелгән,  кышкыга  5 мең  тоннадан  артык печән,  28,8 мең  тонна  сенаж  һәм    49 мең  тонна  силос әзерләргә кирәк,  диде ул.  

Районның Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы,  булган  барлык резервларны  кулланырга һәм бик  кыска  срокларда  барлык  күпьеллык   үләннәрне җыеп  бетерергә    кирәк, дип  ассызыклады.    

 «Аккирей» ҖЧҖ директоры  урынбасары  Илназ Гыйльметдинов, хуҗалык    211 тонна печән әзерләргә  тиеш,  ди  хәбәр итте һәм  азык  әзерләү  буенча  куелган  бурычлар  билгеләнгән  срокка  үтәлер,  дип  ышаныч  белдерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International